Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә дә "Ак калфак" оешты


Чәкчәк пешерү остаханәсендә
Чәкчәк пешерү остаханәсендә

Удмуртиядәге "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы быел оешты. Оешма төрле кызыклы чаралар үткәрә.

"Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының төп бурычы - телебез, динебез, милләтебезне саклау, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны торгызу, милләткә тугрылыклы балалар тәрбияләү, милли бизәкләребезне өйрәнү. Оешма рәисе Алия Абдуллина, республикадагы башка милли оешмалар белән бергә эшләү, беренче чиратта хатын-кызлар проблемаларын чишү мәсьәләсе тора, диде.

Бүген Удмуртиядә ТИҮ, милли-мәдәни автономия, "Иман" татар яшьләре берлеге эшли. Татар халкы алдында торган проблема – мәктәпләрдә татар сыйныфларына балалар туплау, туган телебезне өйрәтү, милли белем бирү мәсьәләсе көн үзәгендә булачак.

Үсеп килүче буында халкыбыз моңнарына мәхәббәт тәрбияләү, милли уен коралларында уйнау серләренә төшендерү дә хатын-кызлар оешмасының көн тәртибендә булачак. Бу юнәлештә “Ак калфак” оешмасы ТИҮ белән бергә "Язгы тамчы" конкурсын уздырды, дип билгеләп үтте Алия ханым.

Татар халык ашларын пешерү осталары белән очрашулар да оешманың планында. Милли-мәдәния автономия белән дә бер чара узды. Бу татлы ризыгыбыз - чәкчәк пешерү остаханәсе булды. Апрель аенда Казанда милли ризыклар пешерү буенча укуларда булып кайткан Илсөя ханым Мөхәммәтшина үзенең сеңелесе белән чәкчәк пешерү серләре белән уртаклашты. Әйтергә кирәк, остаханәдә өлкән яшьтәге апа-әбиләр дә, мәктәп укучылары да катнашты. Мәсәлән, Альбина Гыйззәтуллина, унберенче сыйныфта гына укый, милли ашларыбыз белән үз гаиләсен сыйлый икән, татлы ризыкны да пешереп карарга нияте бар.

Алия Абдуллина сүзләренчә, шулай ук яшьләр өчен кул эшләре курслары ачу да күздә тотыла. Монда инде милли бизәкләребезгә өстенлек биреләчәк.

Чарадан күренеш
Чарадан күренеш
XS
SM
MD
LG