Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:49

15 май көнне Башкортстанның Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда танылган татар иҗатчысы Тәлгать Мәсәлимовның "Җыр" дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәгә рәссам үзенең төрле жанрдагы һәм төрле техника белән эшләнгән илледән артык әсәрен тәкъдим иткән. Тәлгать әфәнде графика, сынлы сәнгать, шулай ук декоратив-гамәли юнәлешләрдә иҗат итүче талант иясе. Соңгы елларда ул аеруча киез өслегендә сәнгать әсәрләре тудыру буенча бар Русиягә танылды.

Чираттагы күргәзмәсенә дә рәссам элекке еллардагы графика эшләреннән тыш, сынлы сәнгать әсәрләрен дә, киез сәнгате үрнәкләрен дә урнаштырган. Күргәзмәнең “Җыр” дип аталуы да очраклы түгел, ди рәссам. Миякә районының Шатмантамак исемле матур татар авылында туып үскән егет кечкенәдән туган як табигатенә гашыйк. Киң далалардагы кылган тавышлары да, урманнардагы төрле илаһи симфония дә, елга-күлләрнең чылтыр тавышлары да җыр булып ишетелә аңа. Әсәрләрендә дә шул аһәңнәр чагылыш таба.

Тәлгать Мәсәлимов

Тәлгать Мәсәлимов

Тәлгать Мәсәлимовның иҗаты үтә дә милли. Аның нигезендә борынгы төрки бабаларыбыздан килгән рухият ята. Күп әсәрләрендә автор татар халкының ачы язмышы һәм бүгенге катлаулы шартлардагы эзләнүләрен чагылдырырга омтыла. Әлбәттә, теге яки бу картинаның эчке мәгънәсен аңлау өчен яхшы гына әзерлекле булу, милли әдәбиятыбызны, гореф-гадәтләребезне белү дә шарт. Күргәзмәне ачканда М.В.Нестеров музее мөдире урынбасары, сәнгать белгече Светлана Игнатенко да шуңа игътибар юнәлтә. “Аның әсәрләре этник авангард юнәлешендәге иң камил иҗат үрнәкләре”, дип билгели ул.

Күргәзмәне ачу тантанасына республиканың күп кенә матбугат чаралары вәкилләре дә килгән. Аларны рәссамның төрле чорларда нинди иҗади үзгәрешләр кичерүе дә, нинди жанрларга өстенлек бирүе дә кызыксындыра. Аеруча киез сәнгатенә кагылышлы сораулар күп.

Тәлгать Мәсәлимов картинасы

Тәлгать Мәсәлимов картинасы

“Киездән көнкүреш өчен төрле кирәк-яраклар эшләү безнең якларда элек-электән булган, - ди Тәлгать әфәнде. – Мин бала чакта да кайбер әйберләр эшлиләр иде. Шулар миңа тынгылык бирмәде, бу сәнгатькә яңа сулыш өрәсем килде. Үзем укыткан сынлы сәнгать-графика факультетында бу юнәлешкә дә игътибар бирергә булдым. Башта бер студентым диплом яклады киездән иҗат эше белән, аннан ел саен бу юнәлеш белән кызыксынучылар арта торды. М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында киез сәнгате үзәге булдыру да бу тәңгәлдә зур адым. Республика районнарында осталык сабаклары бирү дә, төрле бәйгеләр, фестивальләр оештыру да бу сәнгатьнең абруен арттыруга булышлык итә”.

Тәлгать Мәсәлимов картинасы

Тәлгать Мәсәлимов картинасы

Тәлгать Мәсәлимов үзе талантлы рәссам булу өстенә яшьләргә дә рәсем сәнгате серләрен төшендерә. Башкортстан педагогия университетында мөгаллимлек итә башлавына да 33 ел булып киткән инде. Шуның соңгы 15 елында сынлы сәнгать-графика факультеты деканы вазифаларын башкара, профессор дәрәҗәсе бар. Ике дистәгә якын шәхси күргәзмәләре илнең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да үтте. Төрле дәрәҗә иҗат бәйгеләрендә алган бүләкләре һәм мактаулы исемнәре бихисап булган милләттәшебез киләчәккә дә зур уй-ниятләр белән яши.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG