Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 16:02

Үтерелгән Борис Немцовка Варшауда "Карский бөркетләре" бүләге бирелде


Варшауда Борис Немцовка "Карский бөркетләре" бүләген бирү тантанасы

Варшауда Борис Немцовка "Карский бөркетләре" бүләген бирү тантанасы

Польша башкаласы Варшауда Борис Немцовка Ян Карский исемендәге "Карский бөркетләре" исемле абруйлы бүләк бирү тантанасы узды.

"Сүз иреге өчен көрәштә җиңелмәс кыюлык өчен" бирелә торган бу бүләкнең моңарчы әле үлгән кешеләргә бирелгәне булмаган. Моңарчы бу бүләк Лех Валенса һәм Михаил Горбачев кебек шәхесләргә тапшырылган.

Февраль ахырында Мәскәү Кремле янында атып үтерелгән әтисенә бирелгән бүләкне алу өчен бу чарага килгән Жанна Немцова: "Әтием белән уртак карашта булган кешеләр аның эшен дәвам итә алсын өчен үз ягымнан һәммә нәрсәне эшләячәкмен. Русия кайчан да булса ирекле илгә әйләнер дип өметләнәм, чөнки ул аның өчен гомерен бирде бит", дип чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG