Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Кырымга өстәмә көчләр җибәрәчәк


Александр Грушко
Александр Грушко

НАТОның Көнчыгыш Европада көчләрен арттыруына җавап буларак Русия Кырымда хәрбиләр санын арттырырга җыена. Бу турыда Русиянең НАТОдагы даими вәкиле Александр Грушко белдерде.

"Сыйфат ягыннан берни дә үзгәрми, әмма соңгы вакытта НАТО илләренең безнең чикләргә якында гына активлыкны арттыруын һәм өстәмә көчләр китерүен истә тотып без Кырымдагы көчләребезне ныгытачакбыз", ди Грушко.

Грушко Русиянең бу гамәлләрен шулай ук Кара диңгездәге флотын заманчалаштыру зарурлыгы белән аңлата.

Элегрәк НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг көнчыгыш чикләрдә күнегүләр санының арттырылачагын белдергән иде. "Без элегрәк алынган йөкләмәләр нигезендә партнерларыбызның саклану мөмкинлекләрен арттырачакбыз", диде Столтенберг.

Аның әйтүенчә, НАТО белән Русия арасында сәяси бәйләнешләр ачык кала, әмма Мәскәүнең Украина көнчыгышындагы һәм Кырымдагы гамәлләре сәбәпле гамәли хезмәттәшлек туктатылган.

XS
SM
MD
LG