Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның яшьләр форумында татар проектлары да күрсәтелде


Татарстанның яшьләр форумында татар проектлары да күрсәтелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:05 0:00

Татарстанның яшьләр форумында татар проектлары да күрсәтелде

15 майда Казанның IT-паркында узган республика яшьләр форумында финалга татар проектлары да үтте. Аларны Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков карады.

Җомга көнне IT-паркта республика яшьләр форумының финал өлеше узды. Форумның башкарма мөдире Марат Исмәгыйлев белдергәнчә, биш ел дәверендә катнашучылар саны арткан, яңалыклар кертелгән, мөмкинлекләр киңәйгән.

“Форум ун мәйданчыкка бүленде: “Яшьләр фәне һәм инновацияләр”, “Архитектура һәм шәһәр мохите”, “Син – эшмәкәр”, “Лидерлык”, “Изгелек технологиясе”, “Карьера”, “Мәгълүмат агышы”, “Киләчәккә старт”, “АРТ квадрат”, “Кече ватан”. 500гә якын егет-кызлар сәләтләрен күрсәттеләр. 16-30 яшькәчә яшьләр катнашты”, ди Исмәгыйлев.

“Республика яшьләр форумы-2015” финалына үткән проектларны Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, дәүләт туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов, ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов та карады. Халиков “Мирасыбызны саклап” исемле татар орнаментына багышланган стендка тукталып, авторларга кызыксынуын белдереп, проектның бәясен киметеп, дәүләт чараларында куллану юлларын эзләргә кирәклеген әйтте.

“Мирасыбызны саклап” проектының авторы - Ренат Сәфәров, милли рәсемнәр ясаучы дизайнер. Форумда “АРТ Квадрат” мәйданчыгында үз эшләрен тәкъдим итеп, республиканың хөкүмәт башлыгына күрсәтә алды. Ул татар орнаментларын өйрәнеп, шул белемгә үз күзаллавын өстәп, яңа юнәлеш барлыкка китергән. Аларны бүген татар яшьләренең блокнот, iPhone тышлыкларында, чакыру кәгазьләрендә күрергә була. Әлеге проектны өч ел эшләү дәверендә 1 миллион 300 мең сум акча тотуын әйтте.

Оештыручылар сүзләренчә, быел форумда катнашырга теләүчеләр саны 1100гә җиткән. Финалга бары 50гә якын проект чыккан. Аларның берничәсе Татарстан хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырылырга тиеш. Форумда Ренат Сәфәровның эшләреннән тыш, татар проектларыннан "Асылташ", "Тatpark" тәкъдим ителде.

“V республика яшьләр форумы”нда “Архитектура һәм шәһәр мохите” мәйданчыгында “Тatpark” проектын күрсәттек. Безнең проект урбанистика белән бәйле. Татар теле бик бай тарихлы. Язма өлеше дә бик мөһим. Чөнки аңа кириллица да, латин графикасы да кергән. Телебез турында җәмгыятьтә дискуссия оештырып, игътибар үзәгендә булырга тырышабыз. Филологларның да ярдәме бар. Хәзерге вакытта без “Тatpark” нигезләмәсен әзерлибез. Ул этнопарк проектына якын да килми. Безнең смарт проект булачак. Татар алфавитындагы “Ә”, “Ү”, “Җ”, “Ң”, “Һ”, “Ө” хәрефләрен агачтан ясап парк һәм скверларга урнаштырырга ниятлибез. Хәрефләр һәйкәл булып кына тормаячак. Алар эскәмия, китап киштәсе кебек ясалачак. Чит илдән килүчеләргә дә кызыклы һәм аңлаешлы итеп төзеләчәк. Татар хәрефләрен тиздән сувенир, кибет киштәләрендә дә күрергә мөмкин булыр. Безнең проект татарда гына түгел, башка милләт вәкилләренең дә игътибарын җәлеп итте. Проектта миңа Рәдиф Кашапов, Эрик Терегулов булышты”, диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин. Бу чарада алар махсус дипломга лаек булды.

Форумда татар проектларыннан “Мирасыбызны саклап” һәм “Асылташ” җиңде. Соңгысы лингвистика һәм мәдәниара бәйләнешләргә багышланган. “Асылташ” кысаларында Казанның иске мәчетләренә виртуаль тур да каралган.

XS
SM
MD
LG