Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар театры ул – ирләр театры"


"Камал BACKSTAGE"да кунакта – Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһман
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:42 0:00

"Камал BACKSTAGE"да кунакта – Наилә Гәрәева һәм Ирек Баһман

15 майда Казанда “Камал BACKSTAGE” проектының чираттагы очрашуында кунакта халык артистлары Ирек Баһман һәм Наилә Гәрәева булды.

Әлеге чарага килгән тамашачыларга кызыклы фикерләрне Камал театры артисткасы Наилә Гәрәева җиткерде.

Беренчесе, аның сүзләренчә, элек-электән театрда иң көчле артистлар – ирләр булган. Тамашачылар да шул фикердә икән.

“Элек-электән безнең иң көчле артистлар – ирләр. Театрга килгән тамашачылар да, сезнең ирләр көчле дип әйтә иде, электән үк. Гомумән алганда, татар театры ул – ирләр театры”, ди Наилә Гәрәева.

Икенчедән, халык артисткасы татар яшьләренә үз кыйблалары булуын теләде.

“Яшьләр безне хөрмәт итә, без – яшьләрне. Заманалар гел катлаулы булды, хәзер бигрәк тә. Шуңа да кыйблаңны югалтмаска кирәк, иң кирәк әйбер дөньяда – үз кыйблаң булу”, ди Наилә ханым.

Ул да, Ирек Баһман да өлкән яшьтә булуга карамастан, профессионал хәтерләренең әйбәт булуын әйттеләр. Әмма гадәти тормыштагысы инде калыша башлаган. Кая барганны, нәрсә күргәнне онытабыз, диләр.

“Ирек Баһманов һәм Наилә Гәрәева театрыбызның иң өлкән буын артистлары, алар безнең мөгаллимнәребез”, диде кичәне алып барган Камал артисты Фәнис Җиһанша. Моңа карамастан, алар иң күп уйнаучы артистлар икән. Үзләренең бу хакта уйланганнары булмаган, очрашуга килгәч кенә уйнаган спектакльләрен барладылар.

Алар уйнаган “Яшь йөрәкләр”, “Хуҗа Насретдин”, “Банкрот”, “Мәхәббәт турында сөйләшик”, “Ричард III”, “Бабайлар чуагы”, “Зәңгәр шәл” спектакльләре тамашачы тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән. Яшь буынга үрнәк булган бу ике артистны, озын сәнгать юлы берләштергән. 1954 елда Ирек Баһманов һәм Наилә Гәрәева Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиягә бер курска укырга керәләр һәм 54 ел инде татар театрына хезмәт итәләр.

“Камал BACKSTAGE” кичәләрен атна саен “Диван” антикафесында Камал театры һәм “Алгарыш” (“Прогресс”) яшьләр үзәге оештыра. Бу артистлар белән өченче очрашу иде.

XS
SM
MD
LG