Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

"Чын тормыш ул – актарып ташланган тарих, тел, милләт өчен көн саен көрәш"


16 майда Камал театрында төрле илләрдән һәм Русия төбәкләреннән җыелган татар хатын-кызлары форумының пленар утырышы үтте. 600ләп делегат катнашкан быелгы форум Мөхлисә Бубыйның "И татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз -туган телне саклау" шигаре астында оештырылды.

Форумның пленар утырышын "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова ачып җибәрде.

Аның сүзләренчә, быелгы форумга дөньяның 17 иленнән 72 делегат, Русиянең 48 төбәгеннән 231, Татарстанның үзеннән 199 делегат һәм Казаннан шәрәфле 100 кунак катнаша.

Кадрия Идрисова сәламләү сүзеннән соң "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы башкарган эшләргә бер хисап та биреп узды.

Кайчан һәм кайда нинди чаралар оештыруларын, бу чаралар арасында алты иҗади бәйге уздыруларын, боларның рәсем бәйгесе, каз өмәсе, кулъяулык һәм сөлге чигү, мунча себеркесе җыю, җиләк җыеп как ясау кебек бәйгеләрнең булуын әйтеп үтте. Алга таба милли киемнәр бәйгесе уздырырга теләүләрен һәм димчеләр җыены уздырырга җыенуларын да белдерде.

Форумның пленар утырышында Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясап, Татарстан президенты һәм үз исеменнән делегатларны сәламләп үтте.

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы

Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы

"Бу форумга өченче мәртәбә җыелсак та, форумның максаты үзгәрми. Тел һәм җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре. Шушы һәм башка темаларны хәл итү, уртага салып сөйләшү һәм киләчәккә бурылар билгеләү - форумның төп максаты", дип белдерде ул.

Пленар утырышта сүз делегатларга да бирелде. Күпләр үзләрендә башкарылган эшләргә хисап тотты һәм үз төбәкләрендә проблемнарны чишергә ярдәм иткәне һәм бу форумга чакырганнары өчен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка рәхмәт яудырды.

Пленар утырыш ахырында сүз, язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага бирелде. Ул сүзен моннан йөз ел элек татар хатын-кызларының шушындый корылтайлар уздыруларын әйтеп башлады.

"Ак калфак" югарырак дәрәҗәдә эшләсен иде"

"Ул җыелышларда да төп мәсьәлә булып тел, милләт, дин проблемасы торган. 100 елдан соң да без җыелып нәкъ шушы мәсьәләләрне күтәрәбез. Тел, дин, милләт, ягъни татар милләте булганда бу проблемалар булачак. Моңа әзер булып торырга һәм бу проблемаларны хәл итүдә үзебезнең өлешебезне кертергә кирәк.

Мин татар конгрессының "Ак калфак" оешмасының эшен күзәтеп барам. Әлбәттә 100 ел элекеге хәлләр белән чагыштырганда безнең хәлебез яхшырак, чөнки безнең артыбызда Татарстан хөкүмәте тора һәм урыннарда система структурасы бар.

"Ак калфак" оешмасына килгәндә, соңгы елларда аның эше бераз үзгәрде. "Ак калфак" Татарстан авылларына, районнарына үтеп керде. Моны танырга кирәк. Әле без күбрәк читтәге татарлар белән эшли идек.

Әмма шул ук вакытта мин аның эшчәнлеген югарырак дәрәҗәдә күрергә телим. Орчык бәйрәмнәре, себерке, кулъяулык чигү бәйрәмнәре... Алар да кирәк. Ләкин ул - сәхнә, җәмәгать, ул - фольклор. Ул чын тормыш түгел. Чын тормыш ул - актарып ташланган тарих, тел өчен, милләт өчен көн саен көрәш. Ул мәктәпләребезне яклау.

"Төбәкләр тарихын язарга кирәк"

Форум делегаты Фәүзия Бәйрәмова (сулдан икенче)

Форум делегаты Фәүзия Бәйрәмова (сулдан икенче)

Мин тарихчы буларак соңгы елларда Салехардтан алып Сахалинга кадәр бөтен өлкәләрне йөреп чыктым, 30лап шәһәрдә булдым. Мәчетләрдә йөреп, милли хәрәкәт вәкилләре, хатын-кызлар, ир-атлар белән очрашкач урыннарда тарих язылмаган дигән фикергә килдем. 1000 еллык та, 100 еллык та, хәтта 25 еллык та тарих язылмаган. Үзебез салган мәчетләрнең, үзебез төзегән милли оешмаларның да тарихы юк. Шуңа күрә "Ак калфак" оешмасына урыннарда мәчет, шәһәр, милли хәрәкәт тарихын язуны бурыч итеп куярга кирәк. Моны хатын-кызлар гына эшли ала. Киләсе форумга төбәкләрдән киләчәк хатын-кызлар үз төбәкләренең тарихларын кыска гына итеп булса да язып килсеннәр. Моны максат итеп куерга кирәк", дип белдерде ул.

Фәүзия Бәйрәмова үз чыгышында татар хатын-кызларын бер-берләренә ярдәм итеп яшәргә дә өндәде.

"Мордовия кызларына ярдәм итәргә кирәк"

"Менә хәзер Мордовиядәге Азюрка (Белозерье) авылындагы яулыклы татар кызларына ярдәм кирәк. Анда Мордовия республикасы хөкүмәтенең яулык белән мәктәпкә кертмәскә һәм бу татар мәктәбен ябырга дигән карары бар. Әйдәгез, Аллаһ ризалыгы өчен, конгрессның форумы исеменнән Мордовия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итү өчен резолюция кабул итик", дип чакырды ул.

Бәйрәмованың һәр тәкъдиме ахырында залда утыручылар аңа көчле алкышлар белән теләктәшлек күрсәтте.

Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты исемен саклау калу темасын да күтәреп чыкты.

"Татарстан президенты статусы кирәк!"

"Моннан 24 ел элек Татарстанның үз президенты булсын, Татарстан мөстәкыйль булсын дип мин Ирек мәйданында ачлык игълан иттем. Без президент статусын мәйданнарда 20шәр кеше ач торып яулап алдык.

Хәзер Татарстан президенты статусы кирәкми дигән сүзләр йөри. Бу статус безгә кирәк! Чөнки Татарстан президенты бөтендөнья татарларының президентына әйләнде. Шуны онытмагыз - ул безнеке генә түгел, бөтен дөнья татарларыныкы. Бер-беребезне саклыйк, бер-беребезне күтәрик, Татарстаныбызны саклыйк", дип сүзен тәмамлады Фәүзия Бәйрәмова.

Татарстан президенты дигәннән, пленар утырыш ахырында 13 сентябрьдә Татарстанда булачак президент сайлавында бу вазифага Рөстәм Миңнехановны сайлау да соралды һәм залдагылар бу тәкъдимгә бертавыштан кушылды.

Пленар утырышның икенче өлеше төштән соң Татарстан Фәннәр академиясендә дәвам итте. Кичен форум делегатларына Тинчурин театрында "Казан" бию ансамбле концерты күрсәтелде. Делегатлар 17 майда туган якларына таралышты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG