Accessibility links

Кайнар хәбәр

Музейлар төне Казан һәм Уфада да үтте


Казанда "Музейда көн һәм төн" чарасы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:50 0:00

Казанда "Музейда көн һәм төн" чарасы

18 май Халыкара музейлар көне алдыннан оештырылган Музейлар төне чарасы якшәмбегә каршы төндә Казан белән Уфада да үтте.

Татарстан милли музеенда 2004 елдан бирле уздырылып килүче "Музейлар төне" халыкара музейлар акциясенең максаты - бер яктан, музейлар арасындагы бердәмлекне чагылдырса, икенче яктан, туган якның тарихын өйрәтү, дип белдерде Татарстан Милли музее мөдирәсе Гөлчәчәк Нәҗипова. Аның сүзләренчә, алар мондый чаралар белән халыкны музейларга җәлеп итеп кенә калмыйлар, ә Мәрҗәни, Насыйри кебек мәгърифәтчелек белән дә шөгыльләнәләр.

Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, бу чара ярдәмендә Милли музей экспонатларын ун меңнән артык кеше караган. Нәҗипова бу санның бер яктан күп, икенче яктан аз да булуын әйтте.

"Мондый көннәрдә гадәттә көненә 300 кеше килә. Бу чара ярдәмендә 10 меңнән артык кеше килде, әле тагын музей каршындагы 1 Май мәйданына рок концерт карарга 20 мең кеше килде. Бу концерт махсус музей каршында оештырылды, концерт карарга килгән яшьләр музей белән дә танышсын дип теләдек.

Тик шуны да әйтергә кирәк, без Милли музейга бер сәгатьтә 200дән артык кеше кертә алмыйбыз. Моның өчен шартларыбыз юк. Бинабызның өчтән бер өлеше генә ремонтланган. Әгәр бинабыз тулысынча төзекләндерелсә, тагын да күбрәк кешене кабул итә алачакбыз.

Музеебызга күбрәк җирле туристлар килә. Чит илнекеләр азрак. Музейга килүчеләр күбрәк борынгы чор экспонатлары белән кызыксына. Болгар чоры, Алтын Урда чоры әйберләре, Әби патша каретасы да туристларны үзенә җәлеп итә", дип белдерде ул.

"Музейда көн һәм төн" чарасы көндезге бердә башланды һәм төнге икегә кадәр дәвам итте. Гөлчәчәк Нәтипова сүзләренчә, мондый көннәрдә музейга керү өлкәннәр өчен 120, пенсиядәгеләр өчен 60 сум, балалар өчен түләүсез.

Уфада Музейлар төне

"Музейлар төне" чарасы Башкортстанның алтмышка якын урынында узды. Уфадагы унике мәйданга халык төнгә кадәр агылып торды. Башкалада Милли музей, Дан музее, Иҗат күргәзмәләр залы, рәссам Михаил Нестеров музее, Ленин музее, рәссам Александр Тюлькинның йорт-музее, язучы Сергей Аксаков, Наил Лотфуллин исемендәге заманча сәнгать музее, Почта музее һәм Мәҗит Гафуриның йорт-музейлары эшләде.

Нестерев музеенда Башкортстан дәүләт филармониясе классик музыка концерты оештырды. Рәссам Михаил Нестеровның саклауга куелган кайбер рәсемнәре тәкъдим ителде.

Мәҗит Гафуриның йорт-музеендагы чара бакчага чия агачлары утыртудан башланды. Аннан соң язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашу узды. Сувенирлар сату, балалар өчен биткә рәсем төшерү – фейспейнтинг дәресләре оештырылды.

Сергей Аксаковның йорт-музеенда сугыш еллары фотосурәтләре күргәзмәсе ачылды. Хәрби темага фильмнар күрсәтелде.

Почта музеенда сугыш чоры темасына филателистлар әзерләгән күргәзмә эшләде, Башкортстандагы почта тарихы турында мәгълүматлар тәкъдим ителде.

Ленин музеенда Икенче дөнья сугышы елларындагы хәрби киемнәрне киеп карау оештырылды, сугыш турында документаль фильм күрсәтелде.

Иң зур чаралар башкаланың Хәрби дан музеенда оештырылды. Музей Җиңү паркында урнашу сәбәпле, чаралар бар паркта узды. Тамашага килүчеләрне сугыш елларындагы хәрби киемнәр кигән мотоциклчылар каршы алды. Барабанчылар йөреше күрсәтелде. Сугыш чоры кораллары, эзтабарлар тапкан корал һәм хәрбиләрнең кирәк-яраклары күргәзмәсе эшләде.

XS
SM
MD
LG