Accessibility links

Кайнар хәбәр
Рустем Эминов рәсеме
Рустем Эминов рәсеме

Сөргенгә 71 ел. Матәм чаралары

18 май кырымтатар халкының Сталин кушуы белән сөргенгә җибәрелүенә 71 ел тула. Азатлык бу вакыйга уңаеннан Кырымда һәм башка урыннарда узган чараларны яктырта.

Кырымтатар сөргенен "Азатлык" яшьләре дә искә алды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:40 0:00

Кырымтатарлар сөргененә 71 ел тулуны "Азатлык" татар яшьләре берлеге егетләре Казанның Бауман урамында бу сөрген турында брошюра таратып искә алды. Анда 1944 елгы фаҗига, 2014 елда Кырымның Русия тарафыннан аннексияләнүе һәм Казан вә кырымтатарларның бер милләт булуы аңлатыла.

Сөрген көненә багышланган машина йөрешен туктату
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

18 май Акмәчеттә ОМОН көчләре сөрген көненә багышланган машина йөрешен туктатып, алтмышлап кешене тоткарлап, полиция бүлегенә алып китте.

Кырымтатарлар сөргене Казанда да искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:36 0:00

18 май Казанда сәяси золым корбаннарына һәйкәл янында кырымтатарларны сөргенгә җибәрүгә 71 ел тулуны митинг оештырып искә алдылар. Чыгыш ясаучылар Кырым һәм Казан татарларының аерылмас бер милләт булуын әйтте һәм Русия хөкүмәтеннән кырымтатарларның проблемнарын чишүне таләп итте.

Карасубазарда сөрген көне
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:08:13 0:00

18 майда Карасубазар үзәгендә сөрген корбаннарын искә алырга җыелган халыкка, матәм митингы булмаячак, аны үткәрергә рөхсәт юк, дип игълан ителде.

Азатлыкның Кырымдагы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, бүген Карасубазарда полиция хезмәткәрләре милли әләмнәр эленгән җиңел машиналарны туктатырга тырышкан, ләкин алар бернигә карамыйча Акмәчәткә юл тоткан.

18 май Акмәчеттә ОМОН көчләре Бакчасарайга баручы кырымтатар әләмле машиналарны туктатып, андагы кешеләрне тоткарлады. Бу хакта Мәҗлес сәркатибе Дилявер Акиев Facebook битендә хәбәр итте.

Акмәчеттә сөрген корбаннары рухына дога укылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

18 май Акмәчетнең Кебир мәчетендә кырымтатар сөргене корбаннары рухына дога укылды. Доганы Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев укыды.

Киевта кырымтатар сөргене корбаннарын искә алалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

17 май Киевта 1944 ел кырымтатар сөргене корбаннары истәлегенә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы үтте.

дәвам

XS
SM
MD
LG