Accessibility links

Рустем Эминов рәсеме
Рустем Эминов рәсеме

Сөргенгә 71 ел. Матәм чаралары

18 май кырымтатар халкының Сталин кушуы белән сөргенгә җибәрелүенә 71 ел тула. Азатлык бу вакыйга уңаеннан Кырымда һәм башка урыннарда узган чараларны яктырта.

Азатлыкның Кырымдагы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, бүген Карасубазарда полиция хезмәткәрләре милли әләмнәр эленгән җиңел машиналарны туктатырга тырышкан, ләкин алар бернигә карамыйча Акмәчәткә юл тоткан.

18 май Акмәчеттә ОМОН көчләре Бакчасарайга баручы кырымтатар әләмле машиналарны туктатып, андагы кешеләрне тоткарлады. Бу хакта Мәҗлес сәркатибе Дилявер Акиев Facebook битендә хәбәр итте.

Акмәчеттә сөрген корбаннары рухына дога укылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:18 0:00

18 май Акмәчетнең Кебир мәчетендә кырымтатар сөргене корбаннары рухына дога укылды. Доганы Кырым мөфтие Әмирали хәзрәт Аблаев укыды.

Киевта кырымтатар сөргене корбаннарын искә алалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

17 май Киевта 1944 ел кырымтатар сөргене корбаннары истәлегенә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы үтте.

Львовта кырымтатар сөргене корбаннары искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

17 май Украинаның Львов шәһәрендә кырымтатар сөргене корбаннары истәлегенә "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы үтте.

Варшауда кырымтатар сөргене корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:15 0:00

17 май Польша башкаласы Варшауда кырымтатар сөргененә 71 ел тулу уңаеннан Украина белән бердәмлек йөреше үтте. Чарада поляклар, украиннар, кырым һәм казан татарлары, берничә йөз кеше катнашты.

Прагада кырымтатар сөргене корбаннарын искә алдылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:42 0:00

17 май Чехия башкаласы Прагада кырымтатар сөргененә 71 ел тулу уңаеннан матәм чарасы үтте. Чарада чехлар, украиннар, кырымтатарлары катнашты.

Алматы кырымтатарлары сөрген көнен билгеләде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:12 0:00

Кырымтатарларның Алматыдагы “Ватандаш” мәдәният үзәге сөрген көненә багышланган “Унутма” дип аталган матәм чарасы үткәрде. Чарада 1944 елның 18 маенда булган вакыйгалар сәхнәләштерелде.

дәвам

XS
SM
MD
LG