Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган: кырымтатарлар өчен элекке "яраларны" ачкан яңа чор башланды


Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган

Төркия президенты кырымтатарларның сөргенгә куылу көне уңаеннан белдерү ясады.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган 18 май кырымтатарларның матәм көнендә "Ватан хәсрәте белән бу дөньядан мәңгелеккә киткән кырымтатарларны искә алам" дип белдерде. Эрдоган кырымтатарлар өчен үткән заманнарның "ярасын" хәтерләткән яңа чор башлануын билгеләде.

"Кырым 2014 елда халыкара хокукларны бозып яулап алынды. Төбәктә кабат хокук бозулар башланды. Моны кабул итү мөмкин түгел", диде Эрдоган.

Президент Төркиянең кырымтатарларның ватаннарында тыныч һәм имин яшәвен тәэмин итәр өчен көрәшен дәвам итәчәген белдерде. Быел Әнкарада узган Матәм җыенында меңләгән кеше катнашты.

Шулай ук кырымтатарларның сөргенгә куылуының 71 еллыгына багышланган чаралар Европа илләрендә узды.

XS
SM
MD
LG