Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:33

Рәфис Кашаповны иреккә чыгару таләбе Чаллыдан алып Киевка кадәр яңгырады


18 май Чаллыда ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга таләп итеп чираттагы пикет узды. Шундый ук таләпләр Киевта узган матәм чарасында да күтәрелде.

Җиңү паркында сәгать өчтә башланган пикет бер сәгать чамасы дәвам итте. Биредә күтәрелгән таләпләр, шигарләр белән танышканнан соң пикетта катнашучылар белән әңгәмә кордык. Башта заманында Чаллы ТИҮе рәисе, БТИҮ президиумы әгъзасы булган Дамир Шәйхразиев фикерләрен белештек.

– Дамир әфәнде, Рәфиснең кулга алынуына тиздән биш ай була. Моңарчы булган һәм хәзер дә бара торган эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә кулга алулар, утыртулар турында ни уйлыйсыз?

– Урыс дәүләтендә беркайчан да дөреслек булмады. Алар әле дә татар халкын бастырып яшәү турында гына уйланалар. Ә безнең татар халкы Рәфис Кашаповны чын татар егете, үз иленең милләтпәрвәре дип саный. Аны бернинди дә кулга алулар да, төрмәләр дә сындыра алмаячак. Ул безнең чын татар батыры. Аны беркайчан да читкә какмаячакбыз, аның өчен көрәшәчәкбез.

Пикеттагы шигарләр

Пикеттагы шигарләр

​Әле мондый пикетлар эшнең башы гына. Киләчәктә зур урам җыеннары да уздырырбыз. Урысның мондый канунсыз кыланулары татар халкында зур ризасызлыклар да тудыра. Рәфис Кашаповның бер генә гаебе дә юк. Аны төрмәдә тотуны канунсыз дип саныйм, ул иреккә чыгарылырга тиеш. Рәфисне утыртучыларның үзләрен төрмәләргә тыгарга кирәк. Шул чакта гына дөреслек булыр.

Карагыз, миллиардларча сум урлаган Сердюков бүген дә иректә йөри. Дәүләт казнасына якын утырган генераллар, полковниклар да миллиардлап кына урлыйлар. Бүгенге вакытта дәүләт башында утырган Путин мондый кешеләр белән нәрсә эшли? Үзегез күреп торасыз. Илдә булган тәрипсезлек Путиннан тора. Шушындый вазгыятькә ил башы булган Путин гаепле.

Шушы ук пикетта катнашкан Каюм хәзрәтнең дә җыелып килгән уй-фикерләре бар икән. Әңгәмә барышында ул болай диде:

Пикеттагы шигарләр

Пикеттагы шигарләр

– Гасырлар буена башка милләтләрне буйсындырып яшәр өчен урыс хөкүмәте ниләр генә кыланмаган. Тарихи вакыйгаларны торгызу урынына һаман да адашкан, саташкан тарихны укытып баралар. Әмма бит башка телләрдә сөйләшүче, башка мохиттә яшәүче халыклар да күп. Без ул халыклар белән яхшы мөнәсәбәттәбез. Безнең халыкның рухын беркайчан да сындыра алмаслар. Шуңа хаклык белән имин, тыныч тормышта яшәү әйләсен иде.

​Рәфиснең утыруы хаксызлык белән бәйләнгән. Ул һәрчак күзәтү астында булды. Иншалла, аңа ирек телибез. Чечняда сугышлар барганда да ул азык-төлек, кием-салым туплап, хәйрия сәфәрләре оештырды. Халык, башка милләтләр өчен аның хезмәте зур. Аның бу эшләре сүнми, сүрелми һәм кимеми.

Пикет барышында шигарләр белән танышып китүчеләр байтак булды. Шигарләрне укыган кайбер яшьләр Рәфис Кашаповның кем булуы белән дә кызыксынып, төрле юнәлештәге сораулар да бирделәр. Биредәге милли хәрәкәт аксакаллары андый яшьләргә булдыра алганча җавап бирергә тырышты.

Кашаповны Киевта да якладылар

Киевтагы җыенда Рәфис Кашаповны яклау шигаре

Киевтагы җыенда Рәфис Кашаповны яклау шигаре

​Киевтагы татар активисты Зөлфирә Бойко Азатлыкка хәбәр итүенчә, Рәфис Кашаповны иреккә чыгару талабе дүшәмбе Киевның Бәйсезлек мәйданында кырымтатар сөргененә 71 ел туу уңаеннан узган сөрген корбаннарын искә алу чарасында да күтәрелгән.

Меңнән артык кеше катнашкан митингта Украина халык депутатлары Рефат Чубаров, Андрей Сенченко, Украина мөселманнарының "Умма" диния идарәсе мөфтие шейх Саид Исмагилов, Русия активисты Екатерина Мальдон һәм башкалар чыгыш ясаган. Рефат Чубаров үзенең чыгышында "Путин үткән вакыйгаларны онытырга, хәтерне җуярга куша. Анлый таләпләргә юл куймагыз, үткәннәрне онытырга, хәтерсез калырга ярамый, андый халыкның киләчәге юк” диде.

Чыгышларда хәзерге вакытта ирекләреннән мәхрүм ителгән Ахтәм Чийгөз, Мостафа Тегермәнче, Искәндәр Нәбиев һәм Рафис Кашаповны иреккә чыгару турында тәлапләр яңгырады. Шундый эчтәлектәге шигарләр күтәрелде.

Рефат Чубаров Киев җыенында чыгыш ясый

Рефат Чубаров Киев җыенында чыгыш ясый

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG