Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Хәлим: "Кырым беркайчан да урысныкы булмаган"


Айдар Хәлим: "Кырым беркайчан да урысныкы булмаган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:22 0:00

Айдар Хәлим: "Кырым беркайчан да урысныкы булмаган"

18 май – кырымтатарларны илләреннән сөрү көнендә Чаллыда ун еллар чамасы чаралар уздырылып килде. Авыр язмышка дучар ителгән кырымтатарлар искә алынды, аларга теләктәшлек күрсәтелде. Соңгы дүрт ел бу көнне искә алучы юк.

Кырымтатарларны илләреннән сөрү көнен искә алмауны беренче чиратта Татарстандагы татарның үз хәле хәл булуы белән бәйләргә кирәктер. Кырымтатарларны яклау чараларының соңгыларын Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев оештырырга омтылыш ясады. Ләкин аның кырымтатарларны илләреннән куу көне белән бәйле чарасына рөхсәт тә, урын бирелми башлады. Шул ук вакытта Фаик әфәнденең тарафдарлары да күзгә күренеп кимеде. 18 май чарасына аның берүзе генә чыккан вакыты да булды.

Быел Чаллыда кырымтатарларга нинди дә булса теләктәшлек күрсәтү чаралары бөтенләй узмады. Шулай да без 18 май көнендә Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны яклау пикетында язучы, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимгә кырымтатарларны депортацияләү турындагы фикерләрен белешеп мөрәҗәгать иттек.

– Айдар әфәнде, сез Кырымда еш булдыгыз. Бүген кырымтатарлар илләреннән сөрелгән көн. Язучы буларак бу матәм көненә сез битараф түгелдер?

– 18 май – төрки дөнья өчен кайгылы көн. Бу көнне безнең якын туганнарыбыз, кырымтатарларын үз илләреннән аерып, тамырларыннан өзеп чит җирләргә сөрделәр. Мондый сөрүләр һәм депортацияләр әлегәчә дәвам итә. Без уйлаган идек, бер тапкыр сөрелеп, инде туган илләренә кайтучылардан урыс империясе гафу үтенер, тартып алынган байлыкларын, җирләрен кире кайтарып, үзенең зур гаебен юармы әллә дип. Әмма ләкин әлеге коточкыч кешелексез хакимиятнең төрки халыкларга карата, шул исәптән кырымтатарларга карата репрессиясе дәвам итә. Кырымны Русиягә кушу шуның бер дәлиле дә. Путин Кырымны үзләштерә алмас. Кырым аның тамагына да утырырга мөмкин.

Әйе, Кырым беркайчан да урысныкы булмады һәм булмаячак. Ул әби патша чорларында басып алынган иде һәм 200-300 еллар урыс хөкүмәте аны үз кулында тоткандыр. Кырым урысныкы булырга тиеш түгел. Без татарлар шуны булдырмас өчен, Кырымны урыс кулыннан тартып алу өчен мөмкин булган бар нәрсәне эшләячәкбез, Алла боерса. Мин кырымтатарларның хәле ничек авыр икәнен беләм. Аларның телевидениесен, радиоларын тартып алдылар. Оешып кына киткән мәктәпләрен дә юкка чыгаралар. Театрларын ябып маташалар. Кырымда Путин кылган гаделсезлекнең чиге юк.

Язучы Айдар Хәлим белән шушы сөйләшү тәмамлангач, читтәрәк басып торучылардан берәү: “Чаллыда әллә ничә дистә милләт вәкилләренең Халыклар дуслыгы йортында оешмалары, эш, ял һәм иҗат бүлмәләре бар. Ә менә кырымтатарларның Чаллыдагы мондый эшчәнлекләре өчен шартлар тудырылмады”, дип көрсенеп куйды. Шартлар тудыру кирәкме, биредә кырымтатарлар туплана алыр идеме – боларны ачыклау алдагы көн мәсәләсе булып кала.

XS
SM
MD
LG