Accessibility links

Кайнар хәбәр

Людмила Алексеева Кеше хокуклары шурасына керәчәк


Людмила Алексеева урам җыенында, 2010 ел
Людмила Алексеева урам җыенында, 2010 ел

87 яшьлек хокук яклаучы оешмаларны "чит ил агентлары" итеп теркәүнең канунсыз булу мәсьәләсе борчый.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәү Һельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексееваны президент каршындагы Кеше хокуклары шурасына алырга рөхсәт бирде, диде матбугат вәкиле Дмитрий Песков. Алексееваны шурага кертүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында шураның рәисе Михаил Федотов, элекке һәм хәзерге омбудсменнар Владимир Лукин һәм Элла Памфиловалар бар иде.

Азатлыкның рус редакциясенә интервьюда хокук яклаучы хөкүмәттән бәйсез оешмаларны "чит ил агентлары" итеп теркәүнең канунилыгын тикшерергә теләгәнен белдергән иде. "Кеше хокуклары шурасы хакимиятләр белән элемтәдә торуның ышанычлы ысулы, авыр заманда аны санга сукмыйча булмый", дигән иде. Элек шура әгъзасы булган Людмила Алексеева өч ел элек аннан чыгып киткән иде.

Дүшәмбе көнне Алексеева һәм АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Виктория Нуланд Мәскәүдә очрашып хокук яклау оешмаларының эшчәнлеге турында фикер алышты. Алар шулай ук "чит ил агентлары" итеп теркәлгән һәм әле Думада каралган "кирәксез" оешмалар турындагы канун өлгесе хакында фикер алышкан.

XS
SM
MD
LG