Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин: Сайланырга теләгән мөхаррирләрне "Бердәм Русия" яклаячак


Татарстан матбугаты көне уңаеннан журналистлар белән очрашкан Дәүләт шурасы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин матбугат чаралары башлыкларын сайлауга намзәт итеп чыгарга үгетләде.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, "Бердәм Русия" фиркасенең җирле бүлеге башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин Татарстан матбугаты көнендә журналистлар белән очрашып сайлауда катнашырга чакырды, дип яза Коммерсант.

"Мөхаррирнең бер генә партия вәкиле булырга тиеш заманнар артта калды. Ул чакта партия сезнең һәм сезнең миссиянең мөһимлеген шулай үлчи иде. Бүгенге көндә, минемчә, баш мөхаррир ким дигәндә район яки шәһәр шурасы депутаты булырга тиеш. Алда торган сайлауда (13 сентябрьдә Татарстанда президент һәм парламентка сайлаулар үтәчәк - ред.) үзегезне намзәт итеп күрсәтегез", диде Мөхәммәтшин һәм аларны "Бердәм Русия" сәяси шурасына чакыра алмавын әйтте. "Сезне бер фирка кушканча эшләүдә гаепләячәкләр", диде ул. Әмма шунда ук "Сайлауда катнашырга чакырам сезне. "Бердәм Русия" сезне яклаячак", дип өстәде Мөхәммәтшин.

Бүген Татарстанда матбугат көне билгеләнә, журналистлар арасында оештырылган XVIII "Бәллүр Каләм" бәйгесенә йомгак ясала.

XS
SM
MD
LG