Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:38

Элекке министрның туганы Ринат Нургалиев исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарланды


Омски өлкәсенең эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Нургалиев элекке министр Рәшид Нургалиевнең туганнан туганы.

Омски өлкәсенең эчке эшләр идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Нургалиев 9 май исерек хәлдә машина йөрткән вакытта тоткарланган. Бу хакта бүген генә билгеле булды. Тоткарланган вакытта Нургалиев юл хезмәтенә каршылык күрсәткән, әмма анысына җинаять эше ачылмаган, дип хәбәр итә өлкәнең юл хезмәтеннән алган мәгълүматкә нигезләнеп FlashSiberia сәхифәсе.

Эчке эшләр идарәсе рәисенең икенче урынбасары Юрий Виноградов рациядән Нургалиевны протокол да төземичә җибәрергә кушкан. Идарәнең матбугат хезмәте тикшерү барышында Нургалиевнең вазифасыннан читләштерелгәнен хәбәр итте. Аның язмышын татулаштыру мәхкәмәсе хәл итәчәк.

Нургалиев Омски идарәсе рәисе урынбасары урынына 2010 елның сентябрендә билгеләнде. Аның билгеләнүе турындагы фәрманга ул чактагы Эчке эшләр министры Рәшид Нургалиев кул куйды. "Новая Газета" язуынча, Ринат Нургалиев аның туганнан туганы. Бүгенге көндә Рәшид Нургалиев Иминлек шурасы секретаре урынбасары.

XS
SM
MD
LG