Accessibility links

"Хастаханәгә чират көттереп җидеңне дә, кырыгыңны да үткәрергә мөмкиннәр"


Республиканың клиник хастаханәсе (РКБ)
Республиканың клиник хастаханәсе (РКБ)

Русиядә, Татарстанда да үлүчеләр саны арткан. Белгечләр медицинаны оптимальләштерү көрчеккә төртелде дип бәяли. Русиядә 2015 елда медицинага бүленәсе акчалар да икътисад кризисы сәбәпле киселде.

Русияләр икътисад кризисы сәбәпле үлем-китемнән кала һәрнәрсәгә акчаларын кысып тота башлаган. Моңа Росстат хисабы дәлил булып тора.

Халык узган елның беренче чиреге белән чагыштырганда быел шул вакыт эчендә телевизор, суыткыч, кер юу машиналарын һәм башка йорт кирәк-яракларын төзәттерүгә 12%ка кимрәк акча тоткан. Мунча, сауналарга йөрүчеләр дә 5,5%ка да азайган. Машина төзәттерүчеләр дә 5,4%ка кимегән.

Көнкүреш хезмәтенең кайсы гына тармагын алма, бөтенесендә диярлек чыгымнар кимегәнлеге күренә. Ә менә үлем-китемгә узган ел белән чагыштырганда ярты процентка күбрәк акча тота башлаганнар. Бу вафат булучылар арта дигәнгә ишарә дә булып тора.

Икътисадчы Игорь Николаев "Эхо Москвы"дагы блогында әлеге хәлне "Түрәләр оптимистик белдерүләр ясаганда, Росстат саннары, киресенчә, икътисад кризисының тагын да тирәнәя баруын раслый", дип белдерә. Аның фикеренчә, җитештерү һәм тауарларны, хезмәтләрне куллану күрсәткече илдәге хәлнең нинди икәнлеген тагын да ачыграк тасвирлый.

Росстат 2015 елның беренче чирегендә узган елның шул чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 4,7%ка арткан дип белдерә. Аңа кадәр Русия хисап пулаты 2014 елда хастаханәләрдә үлүчеләр 2013 белән чагыштырганда 2,6%ка арткан дип игълан иткән иде. Русия президенты Владимир Путинның бу хәлгә үз җавабы. "Илдә өлкәннәрнең өлеше артты. Табигый, яшьләр, хезмәт яшендәгеләр белән чагыштырганда өлкән яшьтәгеләр ешрак теге дөньяга китә", ди Путин.

Башкорстанда ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр эш шартларын яхшырту таләбе белән пикетка чыкты
Башкорстанда ашыгыч ярдәмдә эшләүчеләр эш шартларын яхшырту таләбе белән пикетка чыкты

Белегечләр арасында Путинның бу аңлатмасы белән килешмәүчеләр, медицинаны оптимальләштерү көрчеккә барып төртелде дип белдерүчеләр дә бар. Мәскәүдәге кардиолог Алексей Эрлих Русиянең сәламәтлек саклау өлкәсендә елдан артык реформа бара, ә нәтиҗәләр бармы соң дигән сорау куя. "Сәламәтлек саклаудагы үзгәрешләр турында сүз алып барганда, үлүчеләр саны аның төп күрсәткече булып тора", ди Эрлих. Ул да сәламәтлек саклауда хәлләрнең начараюына Росстат китергән саннар дәлил булып тора дип белдерә. Эрлих фикеренчә, Путин өлкәннәр арасында үлүчеләр арта дигән икән, димәк, илдәге уртача 74 яшь гомер озынлыгы да алга таба кимрәк булачак һәм бу да илдәге халык тормышының түбән тәгәрәвенә дәлил.

Татарстанда да үлүчеләр саны артуга таба бара. 2013 елда 46 мең 192 кеше дөнья куйган. Ә 2014 елда үлүчеләр саны 46 мең 958гә җиткән. Татарстанстат хезмәткәре Нүрия Әбделганиева Азатлыкка былтыргы саннар күп булмаса да үзгәрергә, тагын 50 йә 100 кешегә артырга мөмкин, соңгы нәтиҗәләр җәй уртасында килеп бетә дип белдерде.

Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Суфия ханым (исеме үзгәртелде) бүгенге сәламәтлек саклауга бәя биреп: "Инде хастаханәгә ятып дәваланам дип өметләнгәндә синең җидеңне дә, кырыгыңны да үткәреп куярга мөмкиннәр" дип әйтә. Аның сүзләренчә, дәвалану өчен ике ай чамасы көтү кирәк. Бу вакыт эчендә хәлләре авыр булганнар үлеп тә китәргә мөмкин. Даруларның бик кыйммәт булуыннан да зарлана ул. Хастаханәгә нинди авыру белән генә кермә, бөтен даруларны диярлек үзеңә сатып алырга туры килә. "Башта сине табиб кабул итә, аннан соң шәфкать туташы дару алырга дип дөнья кадәр кәгазь тоттыра. Хәзер хастаханәләрдә юньле дарулар юк", ди Суфия ханым.

Татарстанда авырганнар авызыннан ашыгыч ярдәм машинасының вакытында килмәвен, әле килеп тә авыруны алып китмәгән очракларын ешрак ишетергә туры килә. Узган ел Русиядә сәламәтлек саклау өлкәсендә 90 мең эш урыны кыскартылган. Русия хисап пулаты илдәге 17,5 мең авылда бернинди дә медицина ярдәме күрсәтү урыны юк дип белдерә.

Сүрия Усманова
Сүрия Усманова

Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарлану, нефтьнең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә казна такыраю 2015 елның мартында федераль бюджетны яңадан карауга китерде. Дәүләт думасы депутатлары бюджетка төзәтмәләр кертеп, сәламәтлек саклауга бүленәчәк акчаларны 25,1%ка киметте.

Элек Татарстан дәүләт шурасы депутаты булган, хәзер хокук яклаучы Сүрия Усманова да медицинага акчаларны киметү үлемгә китергән сәбәпләрнең берсе дип әйтә. Аның фикеренчә, бәяләр күтәрелү дә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый.

"Мин газетларны караштырып барам. Хәзер икътисад начарланганга, хезмәт хаклары киметелгәнгә кешеләр җиләк-җимешләр, чикләвекләр, яхшы балыклар ашый алмаулары турында яза. Бу да бит сәламәтлеккә нык йогынты ясый. Эштән кыскартылулар, акча җитешмәү күңел төшенкелегенә китерә, бу да сәламәтлеккә файдага түгел. Хәзер медицинада бөтен нәрсәне түләүле итеп бетерделәр. УЗИ узарга, кан бирергә кирәк булса, сине икешәр айга сузылган чиратка язалар. Чиратсыз тикшеренәсең килсә - акча түлә. Болар барсы да сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый", ди Усманова.

XS
SM
MD
LG