Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:31

Илдар Миргалимов: "Журналистларның абруен, эш хакын күтәрергә кирәк"


19 май Татарстанда матбугат көне зурлап үткәрелмәсә дә, журналистлар өчен бу мөһим дата. “Мәгариф” журналының баш мөхәррире Илдар Миргалимов фикеренчә, бу көнне барлык журналистлар өчен бәйрәм рухы җитми.

Республикада матбугат бәйрәмен баш мөхәррирләр, радио-ТВ җитәкчеләре, Татмедиа агентлыгы үткәргән “Бәллүр каләм” бәйгесендә урын алган журналистлар гына тоя алды. Хәбәрчеләр, редакцияләрдә эшләүче хезмәткәрләр, ирекле һәм дәүләт өчен көн-төн хезмәттә булган журналистлар өчен башкала, республика күләмендә бернинди чаралар үтмәде. Аерым редакцияләрдә генә үзара котлашып алулар булды. “Бәллүр каләм” бәйгесенә дә махсус чакыру бирелгән кешеләр генә керде.

Элегрәк Татарстан мәгълүмат чаралары вәкилләре 19 майда Бауман урамында үз газет-журналларын, ТВ-радиоларын тәкъдим итеп бәйрәм ясыйлар иде. Элекке сәяси журналист, Татмедианың Мәгариф филиалы мөдире Илдар Миргалимов белән дә әңгәмәбезне матбугат көне, журналистларның бүгенге хәлен барлаудан башладык.

–​ Татар матбугатының бер вәкиле буларак, гомум республика күләмендә матбугат бәйрәме булуны теләр идегезме?

– Шәхсән үзем теләр идем. Элекке елларда чыннан да Бауман урамына яисә берәр урынга бергә җыелып элекке хезмәттәшләребез белән очрашып сөйләшә идек. Чыннан да, ниндидер бәйрәм рухы булды. Бүген рәсми рәвештә “Бәллүр каләм” чарасы үткәрелә, хакимият вәкилләре мөхәррирләрне җыеп сөйләшә. Гади журналистлар өчен дә менә шундый бәйрәм булсын иде дигән теләк бар. Кайбер редакцияләр үзләре чәй эчүләр оештыра. Былтыр без табигатькә чыккан идек.

–​ Мәгариф филиалы ул нинди эшчәнлек алып бара һәм сезнең карамакка кайсы журналлар керә?

– “Мәгариф” журналы - ул белем бирү, уку-укыту турындагы журнал. Ә “Гаилә һәм мәктәп” - тәрбия бирү турында. Белем һәм тәрбия ул бер кошның ике канаты кебек. Белемнән башка тәрбиянең, тәрбиядән башка белемнең файдасы юк. Шуңа күрә без шушы эшне комплекслы рәвештә алып барабыз.

–​ Куелган планнар һәм эшләнәсе эшләр күпме? Сез әлеге журналлардагы эшегез белән канәгатьме?

– “Мәгариф” журналында бер елдан артык эшлим. Төп нәтиҗәне укучы үзе ясарга тиештер инде. Без булдырганча тырыштык, яңа проектлар да башладык. Яңа сайтны да (magarif-uku.ru) эшләтеп җибәрдек. Минемчә, ул татар матбугатында иң уңышлы, иң күп файдаланыла торган сайтларның берсе. Шул ук вакытта күңелне әрнетә торган бер проблема бар, абүнәчеләр – язылучылар кимү. Моның белән көрәшү – җитди проблемга әйләнде.

–​ Бу проблем турында зурлап уйлаучы бармы? Дәүләт башлыкларына барып җитәме?

– Редакция, журналист, мөхәррирләр “подписка” дип йокыга китә, “подписка” дип уяна. Бер караганда, ул дөньяда бара торган тенденция. Бөтен илләрдә электрон форматка күчеп баралар һәм без дә аннан читтә кала алмыйбыз. Күп кенә керемебез, керемнең шактый өлеше шул абүнәдән (подпискадан) керә. Ул кимесә, керемнәребез дә кими дигән сүз. Шуңа күрә, кимүне барыбер ничек тә булса киметергә, туктатырга тырышырга кирәк.

–​ "Ватаным Татарстан" газетасында эшләгәндәге язмаларыгызны искә төшергәндә шундый сорау туа, бүген дә сезнең кебек республика журналистлары “Мин Татарстан президенты булсам” дигән язма астында, тел кулланылышын, социаль тормышны шушылай күз алдына китерер идем дип материал яза аламы? Гомумән, андый язучы бармы? Урталыкны алып, яхшысын да, начарын да тигез күрсәтеп язу бүген мөмкин эшме? Матбугатта ирекле фикерле журналистлар җитми диләр. Ә мәгариф системасында ирекле фикерле укытучылар бармы? Төп фәннәрдән тыш, рухи, социаль үсешне дәрестән тыш аңлата алган укытучылар бик аз бит.

– Миңа калса, соңгы елларда дәүләтне, хакимиятне тәнкыйтьләүчеләр булса да, безнең фикер хөрлеге күпмедер дәрәҗәдә үсте. Чөнки интернет та үсеш алды. Ул да кешеләрнең аңына тәэсир итте. Шуңа күрә андый гына түгел, әллә нинди фикерләрне дә әйтүчеләр хәзер бар һәм алар күбәя. Урталык ул субъектив әйбер. Урталык кайсы җирдә икәнен берсе дә әйтә алмый, шуңа күрә аны һәркем үзенчә тәкъдим итә. Һәр кеше үз фикерен уртада дип саный. Минемчә, андый журналистлар бар.

–​ Сез кайсы газет-журналларны укыйсыз, кайлардан мәгълүмат аласыз? Татар матбугат кырындагы мәгълүматларны сез ничек күзәтеп барасыз?

– Мин үзебезнең татар матбугатын күзәтеп барырга тырышам: “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Безнең гәҗит” газетларын укыйм. Татар телле сайтларны да карыйм. Бүгенген көндә һәрбер татар хәбәрле булырга тиеш дип саныйм.

–​ Алар кирәкле барлык өлкәләрне колачлыйлар дип уйлыйсызмы?

– Минемчә, бөтенесен дә колачларга мөмкин түгел. Шуңа кеше үзе басмаларны сайлый, нәрсә күрергә, ничек ишетергә тели, шунсын карый.

–​ Сезнеңчә, нинди өлкәләр мөһимрәк? Җәмгыятьнең төп умыртка сөяге сез яктыртып барган мәгариф өлкәсеме?

– Мәгариф - милләтнең киләчәгенең нигезе. Мәгариф булмаса, аның киләчәге юк дигән сүз. Мәгариф ул иң отышлы инвестиция. Аңа инвестиция салган очракта, киләчәк тә булачак. Хәзерге вазгыятькә күз салсаң, мәгариф өлкәсе башка өлкәләр белән бик тыгыз бәйләнештә: икътисад, сәясәт, тышкы сәясәт, технологияләр.

–​ Тышкы сәясәтнең үзгәрүе сезгә тәэсир итәме? Журналда материал бирүдә чикләүләр юкмы?

– Турыдан туры тәэсире юк, әлбәттә. Конкрет безнең эшчәнлеккә дә йогынтысын сизмим. Татарстанның мәгариф министрлыгы да, Татмедиа да безнең татар телле проектларны хуплап, фатиха биреп торалар, ул яктан гомумән проблем юк. “Мәгариф” журналы 70% татар телендә чыга. Ләкин мәгариф өлкәсендәге сәясәтне алып барганда, тышкы сәясәт катнаша. Дәреслекләрдә унификацияләү омтылышлары бара. Бер стандартлы тарих дәреслеге, бер әдәбият дәреслеге, минемчә дөрес түгел. Сез әйткәнчә, урталык кирәк. Әмма ниндидер анализ ясап, теге яки бу фикерне тыңлап, урталыкны һәр кеше үзе таба. Ә безнең мәгариф системасы һәм мәктәп, ул кешегә анализларга, хакыйкатьне эзләргә, табарга өйрәтергә тиеш. Безнең мәктәп алдында тора торган төп бурычыбыз шушы.

–​ Татар матбугатында ничек? Ул да укучыны эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итәргә тиешме?

– Журналистиканың миссиясе ул – дөрес мәгълүмат бирү, шуның аша укучы үзе нәтиҗә ясарга тиеш. Журналистиканың һәм мәгариф системасынын миссияләре бер-берсенә охшаш.

–​ Дәүләт сәясәтендә матбугат чаралары ул пропаганда буларак хезмәт итә. Татар матбугатында пропаганда көчлеме? Татар матбугаты нинди юнәлештә алып барырга тырыша? Мәскәү кушканчамы, әллә Татарстанның үз юлымы?

– Мәгариф журналы – махсуслашкан, фәнни-методик журнал булып чыга. Шуңа күрә пропаганда турында нидер әйтү авыр. Әлбәттә, мәгарифкә кагылышлы проблемнарны объектив яктыртырга һәм чагылдырырга тырышабыз. Матбугатның пропаганда миссиясе бар. Татар матбугаты ул – элекеге заманнардагы кебек, оештыручы да, агитатор да, пропагандист та. Милләтнең киләчәге булуын телибез икән, аның өчен шундый оештыручы, дөреслекне әйтә, күрсәтә белүче орган, тармак булуы мөһим.

–​ Сезнеңчә бүген татар журналистларның абруе бармы? Алар дәүләт күләмендә ниндидер үзгәреш кертә аламы?

– Хәзерге вакытта, кызганыч, журналистларның абруе кими. Гомумән, Русиядә журналистның дәрәҗәсе кими, бу төрле сәбәпләргә бәйле. Бәлки кайбер чорларда журналистлар ул абруйның кимүенә үзләре дә сәбәпче булгандыр. Бүген төшкән, кимегән абруйны күтәрү авыр. Миңа калса, журналист иң беренче чиратта социаль яктан мөстәкыйль һәм бәйсез булырга тиеш.

Әлбәттә, эш хакларын да күтәрергә кирәк. Чөнки эретеп ябыштыручы белән журналист һөнәрен бергә куеп, кайда эшләргә киләсез дип сорасак, 40 мең сумнан артык эш хакы булган эретеп ябыштыручыны сайлаячаклар. Гади журналистларның уртача хезмәт хакы 15 мең тирәсе. Шуңа да татар журналистикасында ир-атлар нык кимеде, редакцияләрдә күпчелек хатын-кызлар эшли.

Шулай да төшенкелеккә бирелергә ярамый, чөнки без эшлибез һәм яңа эш юнәлешләре табыла, басма матбугатта да, интернет киңлекләрендә дә үсәргә юл бар. Приоритетларны дөрес куйсак, эшләп була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG