Accessibility links

"Музей төне" Төмән авылларында да үтте


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Төмән өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Ямбай һәм Шыкча авыллары музейларында "Музей төне" бәйрәме мәгънәле чараларга бай булды.

Ямбайда музей коллективы тырышлыгы белән оештырылган “Музей төне” авылда төрле милләтләрнең дус, күңелле яшәвен чагылдырды. Чараны да музей җитәкчесе Розалия Бакиева белән Алинә Шәйхелисламова ике телдә алып барды. Алар кунакларны “Самоварда кунакта” кызыклы програмы белән каршы алдылар.

Квестта катнашучы балалар
Квестта катнашучы балалар

“Иң элек мәктәп укучылары квест – могҗизалы уен оештырдылар. Алар уен барышында җитәкчеләре белән интерактив аралашып, батырлар исемнәре язылган һәйкәл янында, тарихи истәлекле урыннарда булдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлап-биеп тә алдылар. Танылган татар шагыйрьләре, авылдагы билгеле шәхесләр һәм башкалар белән таныштылар. Аннары мәдәният һәм ял үзәгендә төрле төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясадылар. Милли уеннар, себер татарларының төйдереп биюләре белән бергә рус халкы такмаклары, җырлары да яңгырады.

Альбомнар һәм милли ашлар
Альбомнар һәм милли ашлар

Музейда себер татарларының көнкүрешен чагылдырган экспозицияләр белән танышырга экскурсиягә чакырдык. Чәк-чәк, бавырсаклар белән чәй эчердек. Бу чара музейга яңа кешеләрне җәлеп итү, тарихыбыз, мәдәниятебез белән таныштыру һәм эшебезне күрсәтү максатыннан да уздырыла. Кызыклы програм күпләрнең игътибарын монда тарта. Быел катнашучылар тагын да артты.

Нурулла Кармышаков хатыны Камилә Мортазина һәм бала-оныклары белән
Нурулла Кармышаков хатыны Камилә Мортазина һәм бала-оныклары белән

Монда тарихи әйберләр алып килүчеләр өчен аерым өстәл булдырылды. Бик кадерле истәлекләре белән уртаклашучылар да бар иде. Аеруча Түбән Тәүдедән җибәрелгән гөбе, кыңгырау һәм Хачиәкбәр Нигъмәтуллин алып килгән элекке тегү машинасы безнең өчен зур бүләк. Тагын да танылган шәхес, өлкә, Ямбай авылы өчен зур эшләр башкарган, бу тарихи-архитектура комплексын булдырган Нигъмәтулла хаҗи Кармышаковның бертуганы Нурулланың токымы вәкилләрен таптым. Алар Үзбәкстанда яшиләр, гаиләнең фоторәсемнәрен дә салдылар. Ярдәмчеләр табып, алар белән очрашу үткәрү дә бик кызыклы булыр иде. Тагын да Нигъмәтулла хаҗиның кабере ташландык хәлдә булуы да борчый мине. Шулкадәр олы, изге эшләр башкарган кешене онытмаска кирәк. Өченче бертуганы Рәхмәтулланың токымы турында да беләсе килә”, дип сөйләде Розалия Бакиева.

Йон эрләргә өйрәткәндә
Йон эрләргә өйрәткәндә

- Музей алдында төрле һөнәрләр буенча дәресләр дә күрергә мөмкинлек булды. Төмән дәүләт университеты доценты Ольга Бакиева рәсем ясау серләрен аңлатты. Рәйфә Хучәхмәдова йон эрләргә өйрәтсә, Галина Язмина келәм тукуны күрсәтте. Чара кызыклы, программаның төрлелеге белән оешкан рәвештә узды, дип Нәсимә Ташбулатова үз фикерен белдереп китте.

Ямбай музее
Ямбай музее

Алдан ук игълан ителгән “Милли аш-су остасы” һәм “Солдат истәлеге үлемсез” истәлек альбомнары буенча бәйгеләрдә I урыннарны Фирдәвес Корманбәкова белән Вәлиәхмәт Назыйров яуладылар. Бәйгедә җиңүчегә “Яңарыш” өлкә газетасы махсус бүләк әзерләгән иде. Фирдәвес Корманбәкова бүләк белән бергә ярты ел буе яраткан газетасын да алып торачак.

Чараны оештыруда ярдәм итүчеләргә Розалия Бакиева Ямбай мәдәният һәм ял үзәгенең рәхмәт хатларын тапшырды.

"Бәхет" төркеме җырлый
"Бәхет" төркеме җырлый

Шыкчадагы авыл музеена күбрәк балалар килде бу көнне. “Музейда экскурсия үткәрдек, төрле уеннар уйнаттык, кызлар тасмалардан чәчәкләр ясаган арада, малайлар шахмат уйнадылар. Экскурсия вакытында үзләренең бабайлары, туганнары белән кызыксындылар. Бергә укып йөргән классташларының да туган булып чыкканын аңлап гаҗәпләнделәр”, - дип сөйләде мәдәният хезмәткәре Альбина Габдуллина.

XS
SM
MD
LG