Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТОның Сембердәге йөк саклагычы ябылды


Сембер коммунистлары НАТО бүлегенә каршы иде. 2012 елның марты
Сембер коммунистлары НАТО бүлегенә каршы иде. 2012 елның марты

Бу үзәктә НАТО көчләре Әфганстан өчен кирәк-яракларны төяп бушата иде.

Русия хөкүмәте АКШ һәм НАТО илләренә Әфганстандагы хәрби көчләре өчен кирәк-яракларны китереп бушата торган транспорт үзәген ябарга дигән карар кабул итте. Бу хактагы фәрманга премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйды.

НАТО бүлеге 2008 елда ачылган иде. 2010 елдан аның аша хәрби йөкләр дә узды. Әфганстаннан халыкара гаскәрләрнең зур өлеше 2014 елның декабрендә чыгып китте. Илдә 12500ләп хәрби калды. Талибан соңгы атналарда хөкүмәт көчләренә каршы һөҗүмнәрен арттырды.

Йөкләрне Әфганстанга Русия аша алып бару АКШ һәм беректәшләр өчен зур әһәмияткә ия иде. Вашингтон белән Исламабад арасында дипломатик мөнәсәбәтләрдә киеренкелек туганнан бирле йөкләрне Пакстан аша китерү авырлашкан иде. Соңгы бер елда Сембердәге транспорт үзәген куллану кимеде, әмма ике ил өчен ул символик мәгънәгә ия иде ди белгечләр.

Ульян өлкәсендә НАТОның йөкләрне күчереп төяү бүлеген булдыру турында килешү проекты Русия күләмендә бәхәс куптарды. Журналист Искәндәр Сираҗи үзәкне ачуны "мантыйксызлык" дип атады. Сәясәт белгече Илшат Сәетов бу адымны "Путинның сайлауларын кабул иткән өчен Көнбатышка бер рәхмәт белдерү" дип бәяләүчеләр бар диде.

Казанда Сембердәге НАТО үзәгенә каршы имзалар җыйдылар.

XS
SM
MD
LG