Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гает намазларын кырда укыйбыз"


Малоярославец мөселманнары узган елгы Корбан гаете бәйрәмендә
Малоярославец мөселманнары узган елгы Корбан гаете бәйрәмендә

Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре мөселманнары бәйрәм намазларын кырга чыгып укырга мәҗбүр. Алар шау-шу тудырмыйча гына үз диннәрен тотарга тырыша.

Калуга өлкәсе Малоярославец шәһәре мөселманнары имамы Ринат Баткаевның көч структураларының гыйбадәт йортында даими тикшерүләр уздырып торуы турындагы язмасы күпләрне битараф калдырмагандыр. Баткаев гомер-гомергә чиркәүләр уратып алган шәһәрдә мөселманнар шау-шу тудырмыйча динне тотарга тырышуын әйтә. Бу хакта аның үзе белән сөйләштек.

– Ринат хәзрәт, Малоярославецта мөселманнар гыйбадәткә кайда җыела?

Безнең мәхәлләгә әле алты гына яшь. Мәчет төзегәнгә ике генә ел. Тарихи яктан монда элек мөселманнар булмаган, шуңа җирне үз акчабызга сатып алып мәчет булдырдык. Гыйбадәт йорты дип әйтү дөресрәк булыр, чөнки ул архитектура ягыннан манарасыз гына бер йорт рәвешендә.

Шәһәрдә гыйбадәт йортын төзү өчен урын юк, чөнки һәрбер җир нәрсәгәдер яраклы булуын исәпкә алып бүленгән. Мисал өчен, бизнес, төзелеш өчен булырга мөмкин. Мәчет төзер өчен урын калмаган. Җир алу өчен референдумнар уздырырга кирәк. Шуңа мөселманнар гыйбадәт йортына җыела. Намаз уку өчен манаралы булуы шарт түгел.

– Гыйбадәткә мөселманнар күп йөриме?

Ринат Баткаев мөселманнарны бәйрәм белән котлый
Ринат Баткаев мөселманнарны бәйрәм белән котлый

​– Малоярославецта җомга намазына уртача 70-100 мөселман, ә бәйрәмгә меңгә якын килә. Алар арасында мигрантлар да, җирле халык та бар. Татарлар, үзбәкләр азәриләр, чеченнар, таҗиклар йөри. Үзәк Азиядән килүчеләрнең кайберләре инде Русия ватандашлыгын алган. Бездә әгъзалык системасы. Барысын да үз акчабызга башкарабыз.​

– Бәйрәмнәргә меңгә якын кеше килә дидегез. Алар гыйбадәт йортына ничек сыеп бетә?

– Без Ураза, Корбан гает намазларын кырда җыелып укыйбыз.

– Ничек кырда?

Кырда оештырабыз. Машиналар кую урыны булдырабыз. Полиция саклый, янгын сүндерү машинасы килә. Шунда бәйрәм намазын укыйбыз.

– Ә кыш көнне?

Кыш көнне җылы итеп киенеп, итекләр киеп барабыз. Безнең бабайлар да элек шулай эшләгән, хәтта дини эзәрлекләүләр чораныда зиратларда намаз укыган. Тарих кабатлана.

– Сез үз сәхифәгездә мәчеткә көч структуралары вәкилләренең килеп тикшерүләр уздыруы турында ачынып язган идегез. Хәтта мөселман дусты рухына сәдака бирергә килгән ике православ әбинең мәчет янында кораллы кешеләрне күреп аптырауларын, чиркәүдән чыкканда аларны автомат белән каршы алсалар, куркып хуштан егылырга мөмкинлекләре турында сөйләүләрен язган идегез. Тикшерүләр даими буламы?

Илдә, күрәсең, хәл бик яхшыдан түгелдер, шуңа вакыт-вакыт көч структуралары махсус рейдлар уздыра. Җомга намазыннан соң мөселманнарның документларын тикшерәләр. Проблем булмаса шунда ук җибәрәләр. Болай үзләрен әдәпле тоталар һәм безнең хокукларны бозмыйлар, әмма шулай да бу бик күңелле әйбер түгел. Сабыр булырга туры килә. Әрләшеп булмый, аларның үз хезмәте. Шуңа компрмисска барырга тырышабыз.

Малоярославецтагы гыйбадәт йорты
Малоярославецтагы гыйбадәт йорты

– Мөселманнар канәгатьсезлек белдермиме?

– Мөселманнар теләсә-кайсы вакытта тикшерү килергә мөмкинлекне яхшы аңлый. Шуңа документларын алып киләләр. Бәлкем бу безнең өчен яхшыдыр да, чөнки арабызда төрле кеше булырга мөмкин. Мөхәммәт пәйгамбәргә тагын да авыр булган дип аңлатырга туры килә.

– Чиркәүләрдә дә тикшерүләр уздыралар микән?

– Анысын мин белмим. Чиркәүләр, монастырьләр монда бик күп, чөнки борынгы тарихи православ шәһәр. Мөселманнарның да дини ихтыяҗлары инде канәгатьләндерелә дип әйтергә була. Мәчет, мәхәллә, мөселман зираты, хәләл кибет, якшәмбе мәктәбе бар. Шулай әкренләп мөселманнарга инфраструктура булдырабыз.

XS
SM
MD
LG