Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азнакайдан Тимур да Украинада һәлак булганмы?


Тимур Мамайосыпов
Тимур Мамайосыпов

Җеназада хәрби комиссариат вәкилләре Тимур Мамайосыповның әти-әниләренә улыгыз Төньяк Кавказда һәлак булды дигән язу калдырган. Блогер Руслан Левиев Тимур һәм аның ике иптәше Украина көнчыгышында һәлак булырга мөмкин дип белдерә.

Тимур Мамайосыповны 11 май көнне Азнакай районының Күктәкә авылы зиратында җирлиләр.

Хәрби комиссариат вәкиле җеназа вакытанда әнисе Гүзәлия ханымга "Улыгыз Төньяк Кавказда террор гамәлен булдырмау операциясендә һәлак булды" дигән язу тоттыра. Тимур белән бергә тагын ике хәрбинең дә һәлак булганлыгын әйтә.

Тимур Мамайосыпов кабере
Тимур Мамайосыпов кабере

Гүзәлия ханым Азатлыкка әлеге кәгазьдә башка мәгълүмат, улының кайсы шәһәрдә, йә булмаса нинди җирдә һәлак булганлыгы язылмавын әйтте.

Гүзәлия Мамайосыпова
Гүзәлия Мамайосыпова

Тимур Мамайосыповның һәм тагын ике хәрбинең Украина көнчыгышында һәлак булу мөмкинлеге турында блогер Руслан Левиев Фейсбукта язды.

"Бу өч егет Тамбов шәһәрендәге 54607нче хәрби бүлектә, Баш күзләү идрәсенең (ГРУ) 16нчы махсус бүлегендә хезмәт иткән. Алар 2015 елның 5 маенда Украинада һәлак булган. Хәрби мәгълүматларга күрә, алар 4-5 майда Луһански өлкәсенең сугышлар барган Золотое шәһәрендә йә Донецки өлкәсенең Широкино авылында һәлак булырга мөмкин.

Гүзәлия Мамайосыпованың Одноклассники сәхифәсендә Тимур Мамайосыпов, Антон Савельев һәм Иван Кардаполов
Гүзәлия Мамайосыпованың Одноклассники сәхифәсендә Тимур Мамайосыпов, Антон Савельев һәм Иван Кардаполов

Элемтәгә керү өчен исеме (позывной) "Сава" булган Антон Савельев Тамбов районының Новые Ляды авылында, элемтәгә керү исеме "Кардан" булган Иван Кардаполов Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрендә, элемтәгә керү исеме "Мамай" булган Тимур Мамайосыпов Азнакай районының Күктәкә авылында җирләнгән", дип яза Левиев.

Бу хәлне тикшерүче икенче бер блогер Вадим Коровин Новые Лядыда Антон Савельевның кабере янында булган.

Гүзәлия ханым сүзләренчә, Тимур соңгы тапкыр сеңлесе белән 28 апрель көнне ВКонтактеда сөйләшкән булган. Ул: "Мин берничә көнгә китәм. Анда элемтә булмаячак. Әти-әнигә минем барсы да яхшы икәнне тапшыр. Кайткач хәбәрләшербез", дигән.

2011 елда Мамайосыпов Казан ветеринария академиясенә укырга керә. Бер ел укыганнан соң әнисенә шалтыратып: "Бу минем өчен түгел, минем армиягә китәсем килә", дип әйтә. Бер ел хезмәт иткәннән соң өч елга тагын контракт имзалый. Тамбов шәһәрендәге хәрби бүлектә кала.

Тимур Мамайосыпов
Тимур Мамайосыпов

Азатлыкның "Украинада һәлак булырга мөмкин дигән шик күңелегезгә килмәдеме?" дигән соравына Мамайосыпова: "Мин бит өченче группа инвалид, әгәр мин күңелем белән нидер сизгән булсам (Украинага җибәрәчәкләрен), мин аны хәрби хезмәттән кайтарыр идем. Алар (хәрби җитәкчеләр) инвалидларның улларын хәрби хезмәттә тотарга хаклары юк. Улымның хезмәт итәргә теләге булганга гына мин каршы чыкмадым", диде.

Одноклассники сайтында Мамайосыпова битендә Тимур төшкән фотолар да бар иде. Аларның берсендә Тимур хезмәттәшләре белән тамгалары булмаган хәрби киемдә.

Тимур Мамайосыпов уңда
Тимур Мамайосыпов уңда

Бу фотада аларның берсе тездән түбән җиренә һәм кулына ак тасмалар бәйләгән. Украинада сугышучы Русия хәрбиләре гадәттә шундый ак тасмалар куллана, Русиянең хәрби билгеләре күрсәтелми. Төньяк Кавказда исә Русия хәрби билгеләре яшерелми. Бу фотога идәнендә таш кыйпылчыклары яткан, түшәме беркадәр җимерелгән ниндидер бинада төшкәннәр. Бу да сугыш барган төбәккә ишарә булып тора.

Тимур элек тә Украинадагы хәрби чараларда катнашкан. Аңа "Кырымны кире кайтарган өчен" медале тапшырган булганнар.

Тимур Мамайосыповка Кырымны аннексияләүдә катнашкан өчен бирелгән хәрби бүләк
Тимур Мамайосыповка Кырымны аннексияләүдә катнашкан өчен бирелгән хәрби бүләк

Бу медальнең фотосын әнисе Одноклассникига куйган иде. Азатлык язманы әзерләгән вакытта Мамайосыпова күп кенә фотоларны үз битеннән алып атты.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын дөньяга чыгармаска тырыша. Хәрби хезмәттәгеләр, контракттагылар Украинада һәлак булган очракта да, бу хакта туганнарына белдерми. Әгәр уллары һәлак булганга кадәр Украина көнчыгышында сугышканда әти-әниләре белән элемтәдә булып, аларга бу хакта җиткерсә, йә Украинага җибәрәчәкләре турында хәбәр иткән булса, җеназа вакытында хәрби комиссариат вәкилләре аларга бу белгәннәре хакында бүтән беркайчан да авызларын ачмаска куша.

28 февраль көнне танкист, өлкән лейтенант Мөнир Сөнгатуллинны Питрәч районының Күн авылында җирләгән иделәр. Ул Донбасста һәлак булырга мөмкин, дигән иде җеназада катнашканнар. Әмма күннәр, Мөнирнең туганнары Азатлыкка аның кайда, ничек һәлак булуы турында сөйләмәскә куштылар дип белдергән иде.

Русия җитәкчелеге үз хәрбиләренең Украина көнчыгышында сугышуын һәрдаим кире кагып килә. Әмма Татарстанга һәм Башкортстанга кайткан табутлар, Псков десантчыларының һәлак булуы, Ростов шәһәрендә җәйдән бирле исемле һәм исемсез каберләрнең барлыкка килүе, "Солдат аналары" комитетының әледән-әле Русия хәрбиләрен Украинага җибәрәләр дип чаң сугып торуы, блогерларның эзләнүләре нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат анда Русия гаскәрләре сугышуын дәлилли.

XS
SM
MD
LG