Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар хатын-кызына багышланган күргәзмә эшли


Күргәзмәдәге рәсем
Күргәзмәдәге рәсем

Казанда Әмир Мәҗитов музеенда 1 июньгә кадәр "Татар хатын-кызы – җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге урыны" бәйгесенең күргәзмәсе эшли. Картиналар арасында Сара Садыкойва кебек билгеле шәхесләрне, Беларус рәссамның татар телен укытуны чагылдырган эшләрен күрергә була.

Татар хатын-кызларына багышланган күргәзмәдә миллилек, татар мохите чит ил рәссамнарыннан җибәрелгән картиналарда ныграк күренде. Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче автор милли киемнәр кигән баласын сөюче ананы сурәтләгән. Беларуста яшәүче рәссам үз хыялын тормышка ашырган: ул татар телен укытуны чагылдырган. Шулай ук монда Сара Садыйкова, Лидия Әхмәтова, Кадрия Идрисова кебек татарның билгеле хатын-кыз шәхесләренең рәсемнәре урын алган. Кадрия ханым иҗат кешесе булмаса да, “Ак калфак” оешмасының рәисе буларак монда эләккән дип аңладык. Татар дөньясына билгеле гүзәл затларның башка рәсемнәрен күрмәдек.

Гомумән алганда, Әмир Мәҗитов музеенда Татар конгрессы, Татарстанның рәссамнәр берлеге, Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы үткәргән “Татар хатын-кызы - җәмгыятьтәге һәм гаиләдәге урыны” бәйгесендә катнашкан рәсемнәр урын алган. Алар дүрт өлешкә бүленгән:

  • татар хатынының гаиләдә, җәмгыятьтәге ролен тасвирлау
  • үсеп килүче буыннарда игелек, әхлак, тирә-юньдәгеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә нигезләренә хөрмәт тәрбияләү
  • бүгенге җәмгыятьтә гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә барган үзгәрешләрне күрсәтү
  • аш-су, милли киемнәрнең сакланышы, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, йолаларны, бәйрәмнәрне саклау һәм бүгенге тормышка кайтаруны тасвирлау.

Әлеге чараны оештыручы “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, бәйгегә Татарстаннан, Русиянең 21 төбәгеннән кала, Финляндия, Беларус, Кыргызстан, Төрекмәнстаннан 63 рәссам сынлы, гамәли сәнгать, графика номинацияләренә иҗат җимешләрен җибәргән. Алар бәйгегә профессиональ рәссамнарны җәлеп итәргә теләсәләр дә, республика районнарындагы һәвәскәрләр дә читтә калмаган.

Монда рәссамнарның төрле жанрларда; тематик картина, портрет, пейзаж итеп ясалган картиналар күрергә мөмкин. Ясау ысулы чикләнелмәгән - майлы буяу белән, графика, декоратив-гамәли сәнгать дисеңме. Күргәзмәгә милли рәсем бәйгесендә катнашучыларның иң яхшы дип табылган әсәрләре эленгән. Оештыручыларның максатлары изге күренде - әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне, борынгыдан килгән бәйрәмнәрне, динне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Тапталган җөмләләр булса да, рәссамнарның иҗатлары бу сүзләрнең хаклыгына ышанырга этәрә.

XS
SM
MD
LG