Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина, Молдова һәм Грузия Рига саммитыннан Европага визаларны йомшартуны көтә


Рига саммитка әзерләнә
Рига саммитка әзерләнә

Европа парламенты депутатлары Рига саммитында катнашучыларга мөрәҗәгать итте.

Латвия башкаласы Ригада 21-22 май көннәрендә "Көнчыгыш партнерлык" саммиты үтәчәк. Бер төркем Европа парламенты депутатлары (751 депутатның 95е) саммитта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Украина, Молдова һәм Грузия өчен виза режимын йомшартырга һәм аларга Европа Берлегенә керү перспективасы өчен чаралар күрергә чакырды. Мөрәҗәгать итеп хат җибәрүне парламенттагы Литва депутаты Петрас Ауштрявичус тәкъдим итте.

Ригада Европа Берлеге җитәкчеләре күрше алты ил башлыклары белән очрашачак. Украина үз ватандашлары өчен Европага визаларның бетерелү вакытын билгеләүне тели.

XS
SM
MD
LG