Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австрия мәхкәмәсе Урал Рәхимовны Русиягә тапшыру эшен тикшерә


Урал Рәхимов
Урал Рәхимов

Русиянең баш прокуратурасы Башкортстанның элекке президентының улы Урал Рәхимовны Австриядән Русиягә тапшыруны таләп иткән иде. Бу эшне тикшерүче Вена мәхкәмәсе Урал Рәхимовны кулга алуны әлегә кирәк түгел дип тапкан.

Русиянең генераль прокуратурасы Австриядән Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның бердәнбер баласы – Урал Рәхимовны кулга алып, Русиягә тапшыруны сораган иде. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Урал Рәхимов “Башнефть” акцияләрен канунсыз үзләштерүдә гаепләнә. Русиянең тикшерү бүлеге соравы буенча Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Урал Рәхимовны кулга алу турында карар чыгарган иде. Аннан соң аңа 2014 елның 17 декабрендә халыкара эзләү дә игълан ителде.

"Коммерсант" басмасы язуынча, Русиянең бу таләбен Австрия дәүләтенең Венадагы төбәк мәхкәмәсе карый. Әлеге мәхкәмә вәкиле Кристина Зальцборн сүзләренә караганда, Вена мәхкәмәсенә әлеге эшне карау таләбе Австриянең юстиция министрлыгыннан 11 май килгән булган. Вена мәхкәмәсе бу эш белән танышкан. Алдан карау утырышында Австрия прокуратурасы Урал Рәхимовны кулга алу кирәге юк дип тапкан. Зальцборн әйтүенчә, Австрия мәхкәмәсе аерым очракларда гына кулга алу карары чыгара. Андыйларга гаепләнүченең качып йөрүе, җинаять белән шөгыльләнүен дәвам итү, мәхкәмә карарына комачау китерү кебек мәсьәләләрдә генә гаепләнүче кулга алына. Бу уңайдан махсус утырыш үткәрелеп, мәхкәмә карары әлегә чыгарылмаган. Австрия Конституциясе буенча ил ватандашлары чит илләргә тапшырылмый. Дөрес, Урал Рәхимов әлегә ватандашлык алмаган, Австрия тикшерүчеләре аның бу илдә яшәү хокукының канунлылыгын тикшерәчәк.

Урал Рәхимов Австриядә алтынчы ел яши. Аңа бу илдә яшәү хокукы бирелгән, якын араларда Австрия ватандашы булу мәсьәләсе дә каралачак. Урал Рәхимовның адвокаты Сергей Макаренко белдерүенчә, Урал Рәхимовка халыкара эзләү игълан итү кануни түгел. “Урал Рәхимов тикшерүчеләр өчен һәрчак ачык, ул беркайда да яшеренеп ятмый. Ә тикшерүчеләргә ул үз эше буенча язма рәвештә хат белән аңлатмалар биреп тора”, – ди Макаренко.

Әлегрәк “Ведомости” басмасы Венада Александр Носко дигән бер кешенең Урал Рәхимов исеменнән 35 мең евро капиталы булган Sea Resorts Management und Investments GmbH исемле ширкәт теркәтүен хәбәр иткән иде.

Әйткәндәй, Австриянең төбәк мәхкәмәсе күптән түгел Украина эшкуары Дмитрий Фирташ эшен караган иде. АКШ ришвәтчелекөчен гаепләнгән бу эшкуарны тапшыруны таләп итсә дә, Дмиртрий Фирташ 125 миллион евро акча исәбенә иреккә чыгарылган иде.

XS
SM
MD
LG