Accessibility links

Уфада "Зур химия" халыкара форумы үтә


Уфада "Зур химия" форумы бара
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00

Уфада "Зур химия" форумы бара

Ике көнлек җыен Уфада узачак ШОС һәм БРИКС оешмалары форумнарына әзерлек кысаларында оештырылды.

Уфада "Зур химия" V халыкара форумы үз эшен башлады. Ике көн дәвам итәчәк җыен быел Уфада узачак ШОС һәм БРИКС оешмалары форумнарына әзерлек чикләрендә оештырылды.

Бишенче тапкыр үтүче киңәшмәдә Русиянең күп төбәкләреннән, шулай ук Иран, Әфганстан, Кытай, Һиндстан, Германия, Британия һәм башка илләрдән 600дән артык делегат катнаша. Беренче эш көненең пленар утырышында Татарстан президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады.

"Зур химия" форумы быел үзенчәлекле шартларда уза. Соңгы бер елда кертелгән санкцияләр сәбәпле, хәзер яңа икътисади һәм сәяси шартларда эшләү таләп ителә. Импортны Русиядә җитештереләгән тауарлар, корылмалар һәм технологияләр белән алмаштыру ил эчендәге ширкәтләргә яңа мөмкинлекләр ачарга мөмкин.

Җыенның пленар утырышында чыгыш ясаучылар химия һәм нефть химиясе тармакларын үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәрен әйтә. Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендә вәкиле Михаил Бабич инвестицияләрнең яңа юнәлешләрен табу кирәклегенә басым ясый. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән Татарстан президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, ил төбәкләре арасында үзара хезмәттәшлекне җанландыру мөһим. Ике республика арасында элекке кайбер килешүләр тормышка ашырыла да башлаган инде. Мисал өчен, берлектәге кече тоннажлы нефть химиясе җитештерүе җайга салынган.

Рөстәм Миңнеханов химия һәм нефть химиясе чималы кытлыгы мәсьәләсенә дә кагылды. Аның сүзләренчә, чимал нигездә Себер тарафларыннан килә. Аны һаман да Татарстан һәм Башкортстан эшкәртү ширкәтләренә җитәрлек күләмдә алу мөмкинлеге юк. Әлеге дә баягы хаклары "тешләшә".

Илдә химия һәм нефть химиясе тармакларын үстерүнең яңа стратегиясен булдыру кирәк, диелде форумда. Моңа дөньядагы соңгы сәяси һәм икътисади вәзгыять тә этәрә. Гомумән, элекке елларда уйланган проектларга яңа күзлектән карау таләп ителә. Бу хакта журналистлар белән матбугат очрашуында да сүзләр байтак булды. "Зур химия" форумы ике көн дәвам итәчәк. Аның барышында "түгәрәк өстәл" сөйләшүләре һәм секцияләрдә эшләу каралган. Төрле килешүләр имзалау да көн тәртибендә.

XS
SM
MD
LG