Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:55

Башкортстанда урыс теле хисабына башкорт теле укытылу шикаятен кире кагалар


Бвшкорт активисты ана телен яклап ялгыз пикет үткәрә

Бвшкорт активисты ана телен яклап ялгыз пикет үткәрә

Путин җитәкчелегендәге милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле мәсьәләләре шураларының уртак утырышында милли республикаларда милли телләрнең урыс теле хисабына укытылуы турында сүз булды. Башкортстанда моның белән килешмиләр.

19 май көнне Русия президенты Владимир Путин милләтара мөнәсәбәтләр һәм рус теле мәсьәләләре шураларының уртак утырышын уздырды. Анда милли төбәкләрдә милли телләрнең урыс теле хисабына укытылуы хакында шикаятьләр булган. Янәсе милли республикаларда урыс теле дәресләрен кыскартып, титул милләт телләре өчен дәресләр өстиләр. Башкорстанда моның белән килешмиләр. Азатлык Башкортстан мәгариф министры Әлфис Гаязов һәм галим Илгиз Солтанморатов фикерләрен белеште.

Әлфис Гаязов, Башкорстан мәгариф министры:

Шушы темага һәрвакыт төрле сүзләр йөрде. Бер кеше милли телләрне арттырырга кирәк дисә, икенче төркем милли телләрне азайтып башка фәннәрне иңдерергә кирәклек турында сөйли. Бүгенге көндә телләр яки башка предметлар булсынмы, алар стандартлар тарафыннан бирелгән сәгатьләр белән бәйле. Стандартлар исә бөтен дәүләт күләмендә кабул ителгән документ һәм шуның нигезендә уку-укыту эшләре Башкортстандамы, Мәскәүдәме төрлечә була алмый. Алар бөтенесе бер үк калыпта, бер үк сәгатьтә тормышка ашырылып килә. Шулай булгач телләрне арттырып укытырга теләүченең моңа мөмкинчелеге юк. Ул стандартны үзгәртә алмый.

Әлфис Гаязов

Әлфис Гаязов

Уку планнарына килгәндә, алар һәрбер мәктәпкә милли торыштан, милли составтан һәм башка күп кенә факторларны үз эченә алып билгеләнә. Ниндидер бер очракта милли мәктәпләр программасы белән икенчесендә урыс телле мәктәпләр программасы белән укыйбыз һәм шушы планны сайлаган вакытта мәктәпнең җитәкчелеге укытучыларның, укучыларның һәм инде бигрәк тә ата-аналарның фикерен истә тотып эшли.

Безнең респөбликаның һәм Русиянең кануннары бар һәм без шуның нигезендә эшлибез. Без әлеге функцияләрдән берничек тә чыга алмыйбыз. Шуңа бу ниндидер фән исәбенә башканы кертү дигән фикер дөрес түгел һәм мин моңа каршы.

– Димәк, әйтергә кирәк, Башкортстан, Татарстан кебек милли республикаларда милли телләр укыту урыс теле хисабына бармый?

Юк. Без һәрвакыт шуны әйтеп киләбез һәм әйтәчәкбез – урыс теле хисабына бүген безнең республикада бернинди дә тел укытылмый. Безнең республика тәҗрибәсенә килгәндә, алты телне болай, 16 телне предмет буларак өйрәнү уникаль хәл. Дагыстаннан башка Русиядә андый хәл юк. Бу тәҗрибәне өйрәнеп башкалар өчен дә таратырга мөмкинчелек булган очрак. Шулай булгач ничек инде башкортлар яшәгән өлкәдә башкорт теле өйрәнелергә тиеш булмасын? Ничек инде безнең башкортлар укыган мәктәпләрдә урыс теле өйрнелергә тиеш түгел, ди?

Бердәм Дәүләт имтиханнарына күз салсак, башка предметлардан безнең узган ел нәтиҗәләре 15%ка кадәр түбәнәйгән булды, ә менә урыс теле бары 1% ка гына төште. Элек 63,9 иде, 62,8 дәрәҗәгә төште. БДИ бит инде ул объектив күренеш. Шуннан чыгып караганда, урыс телен укыту яхшы һәм мин аны укыткан укытучыларны һәрвакыт "әйбәт укытасыз" дип мактыйм, чөнки алай булмаган очракта мондый нәтиҗәләр булмас иде.

Илгиз Солтанморатов, сәясмән һәм галим:

– Иң беренче чиратта без Русия президентының төп чыгышына игътибар итәргә тиешбез. Ул анда дәүләт күзлегеннән төп принципларны әйтеп узды. Конституция нигезендә һәрбер телнең яшәвенә һәм дәүләт яклавына хокукы барлыгын әйтте. Бигрәк тә милли республикаларның үз дәүләт телләрен иңдерергә һәм аны яклау хокукларына ия булуын белдерде. Шуннан чыгып сүз йөртергә кирәк.

Ә шикаятьләргә килгәндә, ул төптән дөрес түгел, чөнки 1999 елдан бирле ул мәсьәлә бездә төрле яктан куертыла, әмма шул ук вакытта төрле дәүләт күләмендә конференцияләрдә тикшерүләр үткәргәч тә, безнең Башкортстанда булдырылган милли мәгариф системасы иң яхшы һәм сәгатьләр белән дә иң уңайлысы дип бәяләнә. Урыс теле, милли телләргә бүленгән игътибар иң яхшысы диелә.

Илгиз Солтанморатов

Илгиз Солтанморатов

Безнең башкорт теленә атнасына ике сәгать, урыс теленә кимендә өч сәгать бирелә. Бу, әлбәттә, мәктәбенә карап. Әгәр дә милли мәктәп икән, анда башкорт теле өстәмә бирелә. Безнең өч телле мәктәпләр күп: урыс, башкорт, чуаш яки урыс, башкорт, татар теле. Гомумән, халыкара күләмдә килгән галимнәр дә милл телләрне укыту Европа телләре хартиясе, ЮНЕСКО документларына туры килә дип саный.

Димәк, безнең Башкортстанда милли мәгариф системасы өлге булырлык. Әлбәттә ниндидер проблем бар әмма ул хәл итәрлек проблем. Ул да булса шул ук башкорт телен укыту методикасына бәйле җитешсезлекләр бар дип әйтеп була.

Шул ук вакытта әгәр бу мәсьәлә югары дәрәҗәдә күтәрелгән икән, бу сөйләшүне дәвам итәргә бик яхшы сәбәп, чөнки туган телләр һәм урыс теле статусы турында югары дәрәҗәдә соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәннәрен мин хәтерләмим.

Миңа федераль дәрәҗәдә телләрнең яшәешен һәм яшәү ысулларын тикшергән, саклаган бер үзәк булдыру идеясы ошады. Путин моны уйларга кирәк һәм киләчәктә бәлкем булдырырбыз дип әйтте.

– Башкорт телен урыс теле хисабына укыталар дип шикаять язучыларга ниндидер берәр чара куллану кирәк түгелме?

– Юк. Ул ниндидер күпсанлы халыкның фикере түгеллеген аңларга кирәк. Алар пикетлар оештырганда иң күбе 30 кеше килә. Ул ата-аналар фикере түгел, ә ниндидер үпкә, уч алу теләге белән яки буш вакытын кайда куярга белмәгәнлектән йөрүчеләрдер. Шушы мәсьәләне күтәреп алар милләтара татулыкка аяк чалалар, чөнки бу мәсьәлә матур гармонияле башкарыла һәм булмаган җирдән җитешсезлекләр эзләү, Башкортстанда яшәгән урысларның хокуклары бозыла икән дип сөйләү ул, бер яктан, әдәпсезлек, икенче яктан, дөрес түгел, өченче яктан, татулыкка алып бармый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG