Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уңайсыз сорау бирердәй журналистлар Миңнеханов янына чакырылмаган


Рөстәм Миңнеханов баш мөхәррирләр белән очраша
Рөстәм Миңнеханов баш мөхәррирләр белән очраша

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов 20 майда баш мөхәррирләрнең сорауларына җавап бирде. Бу чарага бәйсез матбугат чаралары вәкилләре, хөкүмәттән финансланучы медиадан гади журналистлар да чакырылмады.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе булып эшли башлаганнан бирле беренче тапкыр матбугат чараларының баш мөхәррирләрен, федераль медиа вәкилләрен җыеп, аларның сорауларына җавап бирде.

Бу сорау-җавап чарасында бәйсез матбугат чаралары вәкилләре, хөкүмәттән финансланучы медиадан гади журналистлар юк дип әйтерлек иде. Татарстан җитәкчелеге, "Татмедиа" түрәләре аларны уңайсыз сораулар бирер дип куркып чакырмаганмы? Азатлык әлеге сорауны Татарстандагы берничә журналистка юллады.

Рәшит Минһаҗ, "Ватаным Татарстан" газеты журналисты:

Рәшит Минһаҗ
Рәшит Минһаҗ

– Әлеге очрашуда Миңнеханов үзе үк уңайсыз сораулар бирсәгез иде дигән, әмма кайбер мөхәррирләр уңайсыз сорау таба алмыйча, үзләре үк уңайсыз хәлдә калган. Уңайсыз сорау урынына мактаулы сораулар юлланган. Өстәгеләрдән куркып тору – безнең журналистиканың бер чире. Тукай "тәнкыйть – кирәкле шәйдер" дип әйткән бит. Дөрес сүзләр ул. Җәмгыять үссен өчен тәнкыйть һәм уңайсыз сораулар да кирәк.

Уңайсыз сорауларның икенче ягы да бар. Бик күп җайсыз сораулар бирә башласаң, сине матбугат очрашуларына чакырмый башлыйлар. Президентның уңайсыз сораулар бирегез дип әйтүе, әлбәттә, мактауга лаек. Бәлки, киләчәктә безнең кебек уңайсыз сораулар бирергә яратучыларны да чакыра башларлар. Миңа калса, яртысын мөхәррирләрне, яртысын уңайсыз сорау бирердәйләрне чакырырга кирәк. Һәр газет-журналда да андыйлар бар.

Эльвира Фатыйхова, "Сиражи сүзе" газеты журналисты:

Эльвира Фатыйхова
Эльвира Фатыйхова

– Татарстанда шәхси матбугатны, бәйсез журналистларны санга сукмау күзәтелә. Алар (түрәләр) гомумән безне күрмәмешкә салыша, гәрчә, безнең тиражлар дәүләт матбугат чараларыннан күпкә зуррак булса да. Бәлки без артык күп сораулар бирәбездер, бәлки артыгын күрәбездер, бик күп пычраклыкның өскә калкып чыгуына сәбәпче булабыздыр.

Бу очрашу гына түгел, ә "Татмедиа"ның "Бәллүр каләм" бәйгесе дә хәзер ябык күңел ачу чарасына әйләнеп бетте. Анда хәзер чакыру билетлары белән генә кертәләр. Ике-өч мең тиражлы газет-журналларга бүләкләр тапшыралар, шул ук вакытта шәхси матбугатны бөтенләй күрмиләр.

Тиздән Казанда төрки илләрнең журналистлар җыены булачак. Аңа да безне чакырып тормадылар. Тагын шул ук "Татмедиа"ның ни төрекчә, ни инглизчә белмәгән журналистларының җыелып шаккатышып утыруына гына кайтып калачак.

Түрәләрнең үзара җыелып сөйләшеп утыруыннан халык тормышы да яхшырмаячак, республикада үсеш тә булмаячак. Мәскәүдә шәхси матбугаттагы журналистларны да бюджет хезмәткәрләренә тиңләргә кирәк кебек тәкъдимнәр яңгырады. Матбугат чаралары белән проблемнарны бергә-бергә хәл итәргә дигән теләк барлыгы сизелә. Анда шәхси матбугат чараларының зур көчкә ия булуын хакимият күрә, ә монда Татарстанда аны күрмәмешкә салышалар. Дәүләт матбугат чараларының редакторлары үзенә күрә хәзер түрәләр. Бу чара "Татмедиа"ның ябык күңел ачулар оештырып утыруына тиң бер күренеш. Аларга без, бәйсезләр хәзер бу дөньяда бөтенләй юк кебек.

Линар Закиров, "Шәһри Казан" журналисты:

Линар Закиров
Линар Закиров

– Мин бу чарада аны яктыртучы буларак катнаштым. Шулай да, сорау бирим дип кулымны күтәргән идем, игътибар итүче булмады. Мин авылларның хәле турында сорау бирергә талпынып карадым. Соңгы вакытта Миңнеханов авылларга, районнарга күп йөрде. Ул авылны илнең тоткасы дип атый. Хәзер тораклар, мәдәният йортлары төзелә. Ә бу програмнардан тыш авыл җирен җанландыру өчен тагын ниләр эшләргә кирәк, дип сорамакчы идем.

Җитешмәгән, проблемлы мәсьәләләрне күтәргән сораулар бу очрашуда аз иде. Күбесенчә, мең тапкыр чәйнәлгән, мең тапкыр әйтелгән сораулар булды. Шуларның берсе 2030 елга кадәр Татарстанның үсеш стратегиясе турында иде. Аны бит моңа кадәр төрле яклап яктырттылар инде. Гомум сораулардан "Алабуга" махсус икътисад зонасы, "Иннополис" һәм башкалар булды. Ә менә конкрет юллар мәсьәләсе күтәрелмәде. Мин Чаллыдан булгач, юлларга гел канәгатьсезлек белдерәм, авылларга барсаң да юллар бик начар.

Әлеге очрашу беренче тәҗрибә. Нигә баш мөхәррирләр генә чакырылган дигәннән, башта алар белән сынап карарга булганнардыр. Минемчә, Миңнеханов бу форматтагы очрашуны дәмам итәчәк, әгәр һаман шул баш мөхәррирләр генә килеп утырса, ул бер дә кызык булмаячак. Әгәр киләсе очрашуда шул ук кешеләр, шул ук сораулар булса, бу чараның файдасы бер тиенгә дә тормаячак.

Илфат Фәйзрахманов, "Безнең гәҗит" мөхәррире:

Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов

​– Бүген элекке журналист сүзенең дәрәҗәсе бөтенләй юк. Журналистлар хәзер редакторга хезмәт итүчеләр, түрә кушканны үтәүчеләр генә, шуңа күрә аларны мондый җыелышларга чакырып та тормыйлар. Дәүләт матбугат чараларында темаларны баш мөхәррир бүлеп утыра дип ишеткәнем бар. Хәзер журналист ни әйтәләр шуны барып язучы гына, аңа бернинди эзләнүләр, тикшерүләр үткәрергә мөмкинлек бөтенләй бирелми.

Элек-электән Миңнеханов янына аерым бер исемлектәге кешеләрне генә чакыралар. Бу гадәти хәл. Әле бәйрәм алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин да баш мөхәррирләрне чакырды да үзегезне депутатлыкка күрсәтегез, "Бердәм Русия" сезне яклаячак дип белдерде. Бүген мин баш мөхәррир булыр өчен аерым бер таләпләр бар һәм аңа җавап бирә торган кешеләр генә куела дип аңлыйм.

Бәйсез матбугат чаралары өчен дә 19 май хәзер бәйрәм түгел ахрысы. Элегрәк, мине баш мөхәррир буларак, тантанага чакыра иделәр. Хәзер андый чараларга чакыру юк. Безнең журналистлар "Бәллүр каләм" бәйгесенә эшләрен тәкъдим иткән иде, әмма алар икенче турга да үтмәде. Бу безнең булдыксыз, йомшак журналистлар эшли дигән сүз түгел, бу безнең ниндидер таләпләргә туры килмәвебезгә дәлил. Бүген 90нчы еллардагы демократия һәм сүз ирегенең яртысы да юк.

XS
SM
MD
LG