Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ризасызлыкны бастыру тырышлыклары көтелгән нәтиҗәне бирмәскә мөмкин


​​Петербурдагы казаклар Путинны Рим императоры итеп сурәтләүче һәйкәл куйды
​​Петербурдагы казаклар Путинны Рим императоры итеп сурәтләүче һәйкәл куйды

Путинга табынучы шовинизм ташкынының сәяси эзәрлекләүләр белән көчәйтелүе ризасызлыкны бастыру, каршылык күрсәтүнең файдасыз булуын аңлатуны максат итә. Әмма каршылык күрсәтү чыннан да файдасызмы соң?

Элегрәк тә полициянең хокук бозуларына үзенчә ризасызлык белдергән өчен эзәрлекләнгән ирекле фикерләүче рэппер Noice MC Русиянең Украинадагы гамәлләрен тәнкыйтьләгәннән соң, Краснодар хакимиятләре аның концертын игътибар белән күзәтәчәген, анда бернинди экстремизм булмаска тиешлеген белдерә.

Петербурдагы казаклар Владимир Путинны Рим императоры итеп сурәтләүче һәйкәл куя.

Дәүләт думасы "кирәксез оешмалар" канунын бозган өчен берничә еллык төрмә җәзасы билгели.

Кремльгә ярдәм итүче бер оешма социаль челтәрләрдәге мәгълүматларны һәр биш минут саен барлап протест әзерләнү мөмкинлеген анализлаучы компьютер програмы эшли башлавын игълан итә.

Русиядәге вакыйгалар агышы менә шундый. Мондый хәлләр соңгы арада шул кадәр ешаеп китте ки, күпләр аңа инде игътибар да итми башлады. Бу хәлләрнең булачагын ике ел элек сөйләсәң, кешеләр шаклар катып тыңлар иде.

Путинга табынучы шовинизм ташкынының сәяси эзәрлекләүләр белән көчәйтелүе ризасызлыкны бастыру, каршылык күрсәтүнең файдасыз булуын аңлатуны максат итә. Бу сәясәт әлегә уңышлы эшләп килә.

Икътисадчы Евгений Гонтмахер "Ведомости" газетында: "Берничә ел элек, Дмитрий Медведев президент булганда, минем кебекләр Русия ниһаять Европаның бер өлешенә әверелер дип өметләнә башлаган иде. Хәзер миндә куркудан башка бернинди хис юк", дип язып чыкты.

Әмма соңгы арада эзәрлекләүләрнең кисәк көчәеп китүе куркуның Гондмахер кебекләрдә генә булмавына, режимның да үз халкыннан бик нык шүрләвенә ишарәли.

Путин режимы үзен яклаучыларның стратосферага күтәрерлек дәрәҗәдә булуын тою белән беррәттән ялганның да чиге җитеп килүен аңлый. Тормыш шартларының начарая баруы, Украина кризисына бәйле патриотик эйфориядән айну нәтиҗәсендә буш куыкның менә-менә шартлаячагын да аңлый алар.

Алар коррупциягә баткан элитаның байый баруыннан игътибарны читкә юнәлтү өчен икмәк китерү тамашасы, цирклар, арзанлы шовинизмны кулланып килде. Әмма алар кешеләрнең алданганлыкларын бер заман аңлый башлаячагын да белә.

Русиядән читтә яшәргә мәҗбүр сәяси комментатор Леонид Бершидский Bloombergта "Русия Советлар берлегенең бер заман дөньяда тоткан урынын алырга тиеш" дигән фикерне Путинның идеологик таянычларыннан берсе дип атый. Әмма Советлар берлеге шактый көчле булган спорт һәм фән кебек өлкәләрдә аның бу өметләре төрле киртәләргә очрый, ди ул.

"Путин пропаганда ярдәмендә реваншист урысларны өметләндерсә дә, үз вәгъдәләрен үти алмый, – дип яза Бершидский – ул заманында галәмгә беренче иярченне һәм беренче кешене җибәргән галәм сәнәгате һәм Советлар берлегенең җиңелмәс хоккей машинасы кебек нәрсәләр белән дөньяга илнең куәтен күрсәтә алмый."

Бершидский "совет казанышларын кабатлый алмау" – Протон-М ракетының җирдән күтәрелү белән 10 минут узгач җимерелеп төшүе һәм Дөнья хоккей беренчелегендә Русия такымының 6:1 исәбе белән тар-мар ителүе – "Путинны илдәге инфляциянең көчәюеннән дә, хезмәт хакларының кимүеннән дә ныграк борчый", ди.

Совет чорында ил халкының супердәүләттә яшәү горурлыгы хакына күпкә авыррак икътисадый кыенлыклар кичергәнлеген искә алып Бершидский "Путинның элекке чорларны сагынуга корылган бу стратегиясе уңышка ирешсен өчен, аның дөньядагы казанышлары да күбрәк булырга тиеш", дип яза. Ә андый казанышларга ирешә алмау "Путинга куркыныч тудыра" ди Бершидский.

Икътисадчы Евгений Гонтмахер "Ведомости"да Путин системының җитешсезлекләре казанышлар кытлыгы белән генә чикләнмәвен яза.
"Ул барлык хакимиятне үз кулына туплады һәм, киләчәкне ачык күрмәсә дә, сәяси идеяләргә үзенең катгый монополиясен урнаштырды. Нәтиҗәдә без әлегә төзелмәгән юлдан барабыз. Юл төзү эшләре бездән бер-ике метр гына алдарак бара", ди Гонтмахер.

"Иртәме, соңмы Путин чоры ахырына җитәчәк. Бу гади бер хакимият алмашы гына булмаячак, Русия тарихында инде күп тапкыр булганча, иске элита Кремльдән киткәндә идеологик компасны да үзе белән алып китәчәк, илгә яңа юл сайлау мөмкинлеге туачак. Менә шул чакта безгә сивиль җәмгыятьнең барлык белемнәре һәм ресурслары кирәк булачак. Хәзер менә нәкъ шуларны үстерү кирәк ", дип яза Гонтмахер.

Ул арада хакимият 2016 елгы Дәүләт думасы сайлавын гадәттәгечә декабрьдә түгел, ә өч ай алданрак, сентябрьдә үткәрү турында уйлана.

RBC-Daily язуынча, Кремльдә сайлауны алдарак уздыруның отышлы булуын аңлаганнар, чөнки "сентябрьдә әле җылы булачак һәм сайлаучылар тавыш бирүдә күпләп катнашмаячак", нәтиҗәдә "оппозицион фиркаләрнең һәм намзәтләрнең мөмкинлекләре нык кимиячәк."

80 процент яклауга ия булган режим шул кадәр куркып сайлау вакытын да үзгәртергә мәҗбүр була икән, каршылык күрсәтү ул кадәр үк файдасыз түгел, күрәсең.

XS
SM
MD
LG