Accessibility links

Кайнар хәбәр

18 май Акмәчеттә кырымтатар байрагын тотып чыккан берничә кеше “экстремизм” кисәтүе алган


Акмәчетнең Ленин мәйданында дуслары белән очрашырга чыккан берничә кырымтатар кешесе һәм аларның балаларына кулларындагы байраклар өчен "экстремизм" турында кисәтү ясаганнар.

Депортациянең 71 еллыгын искә алу көнендә берничә кырымтатар кешесе, олылар һәм балалар Акмәчетнең Ленин мәйданында очрашканнары өчен эчке эшләр идарәсенә алып кителгән һәм "кисәтү" алган.

Быел Кырымда 18 май матәм чараларын уздырырга рөхсәт ителмәде. Ленин мәйданына чыгучыларның урам җыены оештыру нияте булмаган. Балалар кулларына кырымтатар байракларын тотып чыккан. Икедән артык кеше бер урында җыелу сәбәпле аларны полиция алып киткән. Барлыгы мәйданда дистәләп кеше булган.

"Дусларыбыз белән шунда очраштык. Мәйданны әйләнеп чыгып шунда утырып торырга булдык. Яныбызга кызы һәм малае белән бер ир кеше килде. Балалары байрак тоткан иде. Безне машина янына чакырдылар. Безне болай да аңарчы рәсемгә төшереп киткәннәр иде. Исемнәребезне язып алырлар да җибәрерләр дип уйладык. Аның урынына ул балалар белән килгән ир кешене көчләп машинага утырттылар", дип сөйләде шунда булган Нариман Җәмилев.

"Экстремизмның тыелуы" турында кисәтү алган Җәмилев үз шәһәренең урамына чыгып әйләнүдә экстремизм күрми.

XS
SM
MD
LG