Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 июнь балалар көнендә Чаллының ашыгыч ярдәм хезмәте эш ташларга җыена


Чаллы ашыгыч медицина хезмәтенең 79 машина йөртүчесе 1 июнь көнне хезмәт хакларын арттыруны таләп итеп эшкә чыкмаска җыена.

Чаллы ашыгыч медицина хезмәтенең яртысы 1 июнь көнне эш ташлаулары турындагы хатны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, Җир һәм милек министрлыгы, шулай ук Чаллы башкарма комитетына җибәргән. Бу хакта KazanFirst хәбәр итә.

Дәүләтнеке булган "Спецсан АТП" ширкәте берничә тапкыр үзләрен Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы карамагына күчерергә сораган булган. Бер тәүлек эшләп өч тәүлек ял иткән машина йөртүчеләр 15 000 - 18 000 сум айоык акча ала. Бензинны артык кулланган өчен премия түләнми, ватылган кирәк-яракларны машина йөртүчеләр үз акчаларына ала. Моның белән килешмәүчеләргә эштән алу белән яныйлар.

Ширкәттә эшләүчеләрнең бер өлеше эш ташларга риза булмаган. Уфада бер төркем табиблар быел ашыгыч ярдәм бүлегендә үзгәрешләр таләп итеп эш ташламый гына ачлык тотты.

XS
SM
MD
LG