Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:54

Путинның Русиядәге һәркем урыс телен һәм мәдәниятен бертигез әйбәт белергә тиеш дигәне – канунсыз, бу халыкара хокукны бозу булып тора.

Путинның Русиядә урыс теле дәресләре күләмен бертөрле итеп билгеләү күрсәтмәсе – асылда нацистик таләп булып тора, чөнки дөньякүләм танылган милләтләр һәм кеше хокуклары нигезендә һәр милләт үз теле һәм культурасы тирәлегендә яшәргә һәм димәк мәктәптә дә шуларны өйрәнергә хаклы. Дәүләт теле булган телне исә аңа фәкать аңлау, үз фикерен әйтү, шул исәптән язмача аңлау һәм әйтү кимәлендә белүне генә, ягъни шул дәүләт белән эш итү өчен генә белүне өстән максат итеп куеп була.

Русиядә урыс телен һәм әдәбиятен үзе урыс милләтеннән булган кеше теләсә ничек белсен, әммә татар, башкорт, якут, калмыкка да шулкадәр үк белү таләбе кую – халыкара хокук нормаларын тупас бозу, нацизм, шовинизм гамәле кылу.

Бу хокук өчен, әлбәттә, көрәш алып барырга кирәк. Путинның "матур" сүзләр сөйләп, шул ук вакытта бөтенләй икенче политикалар алып баруы бөтен дөньяга билгеле, шул уңайдан аны нинди генә карикатураларга төшермиләр.

Русиядә милли телләрне, мәдәниятләрне укытуның иң ачык, берсүзсез резервы – әлбәттә, бүгенге көндә урыс телен һәм әдәбиятен урыс милләтеннән булган балалар өчен тирәнтен укыту дәресләре. Аларда хәзер нинди генә Баратынскийларны ятлатмыйлар – ә аны һәм тагын дистәләрчә "юродивый" "гений"ны татар, башкорт, якут, чуаш белергә "обязан" түгел, – аларның ул хәтле генә үз бөекләре дә буа буарлык, алар тирәнтен дәресләрдә шуларны өйрәнергә тиеш. Әммә моның өчен көрәшергә кирәк – аны Путин һәм башка Рогозиннар алтын каймалы тәлинкәдә китереп тоттырмас.

Әйтергә кирәк – урыс шовинизмыннан урыс милләте, урыс мәгарифе үзе дә шактый зыян күрә. "Урыс теле, әдәбияте" мәктәп программаларының бөтен "мәдәният" өлешен яулап алып бетергән – анда, әйтик, логика, философия, сәнгать нигезләре кебек фәннәр бөтенләй юк, күптән түгел хәттә астрономияне бетерделәр.

Әдәбият буенча гына алсак – дөнья әдәбиятеннән бары тик Шекспир, Байрон кебек берничә исем чиктән тыш кыскача телгә алып үтелә. Шул ук вакытта, И.Тургенев, Ф.Достоевский, Л.Толстой, А.Толстой, М.Горький, В.Маяковский кебек бик "таркау идеяле", төрле фанатик секталарга яисә политик агымнарга хезмәт иткән, шәхси тормышында азгынлык чигендә торган (я аны да ашып киткән) кешеләр "әдәбият алласы" итеп күтәрелә.

Бу уңайдан бер мисал – мәктәптә укыганда бездән И.Крыловның әллә унлап мәсәлен ятлаттылар, һәм мин үзем күптән түгел шундый "ачыш" ясадым: "Кырмыска һәм Чикерткә", "Чуртан, Аккош һәм Кысла", "Виноград һәм Төлке", "Бәрән һәм Бүре" кебек "Крылов мәсәлләре" – барысы да борынгы Европа һәм Көнчыгыш мәсәлләреннән урысчага тәрҗемә генә икән бит!

Шул ук вакытта, җәмәгать, безне бүгеннән үк үз милли мәдәниятебезне һәм дөнья мәдәниятен тирәнтен өйрәнә башлаудан, "класстан тыш" тормышта шуларга күбрәк әһәмият бирүдән бернинди Путин да тыймый.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG