Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министрлыгы шурасы депутатларның бердәм дәреслек канунына каршы


Русия мәктәпләрендә төп фәннәрдән бердәм дәреслекләр булдыру сәләте төрле дәрәҗәдә булган балаларның хокукларын боза ди белгечләр.

Русия Дәүләт думасына кертелгән "Рус теле", "Математика", "Рус әдәбияты" һәм "Русия тарихы" фәннәреннән бердәм дәреслекләр әзерләп чыгару турындагы канун өлгесенә Мәгариф министрлыгы каршындагы җәмәгать шурасы ризасызлык белдерде.

Мәгариф белгечләре әлеге канун укытучыларның эшен чикләп кенә калмыйча балаларның хокукларын да боза дип саный. "Русия конституциясенең 44 санлы маддәсе укыту иреген бирә. Балаларның сәламәтлеге һәм уку сәләте төрле булырга мөмкин. Мондый канунның кабул ителүе мөмкин түгел дип саныйбыз" диелгән мөрәҗәгатьтә.

Яңа канунның авторы – дума депутаты Ирина Яровая. Аның сүзләренчә, төрле программа, дәреслекләрдән укыган балаларга аннары БДИ бирергә авыр.

Татарстанның мәгариф белгечләре бердәм дәреслекләр булдыруны хупламый.

"Бердәм дәреслекләр кертү урыс булмаган милләтләргә генә түгел, урысларның үзләренә дә файда түгел, барысы да бер калыпка салынган совет чорында яшәп карадык, бердәм булып яшәү, бердәм дәреслекләрдән уку нәрсә белән тәмамланганын беләбез, диде галим Марат Лотфуллин.

XS
SM
MD
LG