Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Кырымда дәүләт шурасының кырымтатар телен башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә укытуга каршы чыгуы Русиядә милләтләргә каршы барган сәясәтнең дәвам итүен күрсәтә.

Кырым дәүләт шурасы депутатлары 21 майда "Мәгариф турындагы канун"ны беренче укылышта карады. Вице-спикер Ремзи Ильясов бу утырыш вакытында кырымтатар телен һәм украин телен, ата-аналар кайсын сайлап ала, мәктәптә башка фәннәр белән бер дәрәҗәдә мәҗбүри укытуны кертергә дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма депутатлар һәм утырышта катнашкан Җәмәгать пулаты вәкилләре бу тәкъдимгә каршы булды.

Канун өлгесенә әлегә "кырымнарның ана телендә – урыс, кырымтатар һәм украин телләрендә белем алырга хокуклары бар" дип кенә язылды. Ильясов бу хәлдән соң Азатлыкка "мин хәзер кырымтатар телен мәктәптә өйрәнү өчен башка юллар эзлим", дип белдерде.

Милләтара мөнәсәбәтләр һәм депортациягә дучар булганнар эше дәүләт комитеты башлыгы Заур Смирнов Азатлыкка "без канунның бу өлеше кабул ителмәячәген белә идек, бу сорауны күтәреп проблем барлыгын гына күрсәттек", дип әйтте.

Аннексияләнгән Кырым депутатларының кырымтатар телен мәктәпләрдә башка фәннәр белән беррәттән укытуга каршы булуы бүген Русия җитәкчелегенең бердәм русияле милләт ясау, милли телләрне һәм милләтләрне акрынлап бетерү сәясәтен дәвам итүенә тагын бер дәлил булып тора.

Кырым депутатларының кырымтатар телен һәм украин телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны кертмәскә дип тавыш бирүе президент каршындагы милли мөнәсәбәтләр шурасы һәм урыс теле шурасының Путин җитәкчелегендә Мәскәүдә үткән, бары тик урыс теле генә хөрмәтләнгән, киләчәктә аны өйрәнүгә тагын да зуррак басым булачагы белдерелгән уртак утырышыннан соң бер көн үтүгә булды.

Милли мөнәсәбәтләр шурасы һәм рус теле шурасының уртак утырышы

Милли мөнәсәбәтләр шурасы һәм рус теле шурасының уртак утырышы

19 майда бу киңәшмәне ачкан вакытта Путин, Кырымны телгә алып, "Русия Конституциясе бөтен халыкларга милли телләрен сакларга хокук бирә, аны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Республикалар үз дәүләт телләрен булдырырга һәм аларны Русия дәүләт теле белән бергә хөкүмәт оешмаларында җирле үзидарәләрдә кулланырга хокуклы" дигән иде. Кырым депутатлары карарын һәм Путин сүзләрен янәшә куеп караганда, Русия җитәкчесе милли телләр турында купшы сүзләрен бары тик күз буяр өчен генә әйтелгәнлеге аңлашыла.

Әлеге утырышта ясалган чыгышлардан матбугат чаралары Путинның "милли телләрне өйрәнү урыс теле дәресләре хисабына бара" дигән сүзләренә күбрәк игътибар бирде. Утсыз төтен булмый дигәндәй, гадәттә мондый милләтара мөнәсәбәтләргә кагылган җыелышлар җентекләп әзерләнә. Кемнең нәрсә әйтәсе, нинди нәтиҗәләр ясаласы да алдан хәл ителгән була. АКШта яшәүче Русия һәм Евразия белгече Пол Гобл да бу ягына игътибар итеп, киңәшмәне кичектерү сәбәбен "урыс телен яклаучылар һәм милли телләргә каршы чыгучылар да үз карашларын җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен кулланды" дип язды.

Җыелышка кадәр урыс активистлары Татарстан мисалында, янәсе, милли телләр урыс теле сәгатьләре хисабына укытыла дигән белдерү-мөрәҗәгать таратты. Мөрәҗәгать саллырак булсын өчен, аны төрле республикалардагы урыс булмаган башка милләтләр вәкилләре дә имзалады дип күрсәтелде. Азатлык мөрәҗәгатькә кул куйган дип күрсәтелгән татарларның, бу документ турында бөтенләй бихәбәр булуын ачыклады.

Киңәшмәдә Русия думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйлметдиновның татар телен укытырга белгечләр әзерләүче татар теле кафедраларының ябылуы, укыту програмнарындагы җитешсезлекләр турындагы чыгышыннан соң ук Путинның урыс активистлары әзерләгән мөрәҗәгатьнең төбенә салынган фикерләрне әйтүе – бу утырышның алдан ук ныклап әзерләнгәненә ишарәли.

Путин үткәргән бу утырышта милли телләргә һөҗүмнең алга таба да дәвам итәчәге сизелеп тора. Русиядәге телләр сәясәте моңа кадәр 1991 елда кабул ителгән "Русия халыкларының телләре" һәм 2005 елда кабул ителгән "Дәүләт теле" турындагы кануннар нигезендә алып барылды. Путин "Бу өлкәдә кануннарны камилләштерү бик актуаль. Бу хакта да уйлашырга тәкъдим итәм", дип белдерде.

Урыс теле илдә дәүләт теле генә түгел, ә ана теле дәрәҗәсе алырга тиеш дигән белдерүләр соңгы вакытта ешрак яңгырый башлады.

Русия думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе Гаджимет Сафаралиев 2014 елның июль башында узган, шулай ук Путин катнашкан, Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында: "Урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрүгә ярдәм итү – бу чираттагы тема. Сез, Владимир Владимирович, "Урыс теле" федераль максатчан програм кысаларында урыс телен ана теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен өстәмә чаралар күрүне сорадыгыз... Әгәр федераль кануннарга, мәгарифтә урыс теле ана теле дәрәҗәсендә дигән үзгәрешләр кертелсә, сезнең күрсәтмәгезне тулысынча үтәп булыр иде", дигән иде.

Аңа кадәр Русиянең мәгариф үсеше федераль институтның милли белем бирү проблемнары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко 2013 елның җәендә Казанга килгәч: “Русиянең дәүләт теле белән Русия субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый. Мондый юридик билгеләмә беркайда да юк”, дигән иде.

Һәм менә бу соңгы киңәшмәдә инде Воронеж университетыннан Людмила Кольцова: "Урыс теле "икенче ана теле" билгеләмәсе дә алырга тиеш", дип белдерде.

Белгечләр урыс теле инде ана теле дәрәҗәсе дә алса, мәктәпләрдә милли телләр тагын да ныграк кысырыкланачак дигән карашта.

19 майда үткән киңәшмә вакытында Русия фәннәр академиясенең урыс теле институты вәкиле Александр Молдован да урыс теленә кагылырдай (телләр турындагы) нинди генә канун булмасын ул башта белгечләр тикшерүе узарга һәм аннан соң гына кабул ителергә тиеш дип белдерде. Киләчәктә мондый кануннарны кабул итү-итмәүне урыс теле шурасы хәл итеп утырачак. Киләчәктә бу шура милли республикаларның телләргә кагылган кануннарына да йогынты ясап торырга мөмкин.

Путин ил җитәкчесе булып килгәч миллилеккә һөҗүмнәр көчәйгәннән көчәйде. 309-нчы канун белән мәгарифтәге милли компонент бетерелде, милли телләрнең дәрәҗәсен төшерү өчен Бердәм дәүләт имтиханнары кертелеп, аларны бары тик урыс телендә бирү генә рөхсәт ителде, кулайлаштыру (оптимизация) сылтавы белән татар авылларындагы милли мәктәпләр, мәдәният йортлары ябыла башлады һәм бу хәл әле дә дәвам итә. Әлегеләр өстенә Мәскәү милли үзенчәлекләрне, милли республикаларны бетерүне күз алдында тоткан Русиянең милли сәясәт стратегиясен һәм республикалардагы дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыруга юнәлгән мәгариф турында яңа канун әзерләп кабул итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG