Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда түләнмәгән кредитлар 82%ка арткан


Бүген республика халкының банкларга 21 миллиард сум бурычы бар

Кредит тарихлары идарәсе (Национальное бюро кредитных историй) белдерүенчә, Татарстан халкының түләнмәгән кредитлары 2015 елның беренче чирегендә 82%ка арткан. Бу хакта kazanfirst яза. Бүген халыкның банкларга 21 миллиард сум бурычы бар.

Бурычлар арасында ни дә булса сатып алу өчен алынган кредитлар беренче урында тора. Республика халкы 199 мең 143 шундый кредитны вакытында банкларга кайтара алмаган. Бу 13 миллиард сум тәшкил итә.

2015 елның беренче чирегендә Русия халкының банкларга бурычы бер миллиард сумга якынлашкан. Узган ел белән чагыштырганда 60%ка арткан һәм биш миллион кеше кредитларын түли алмаган.

Русия Кырымны аннексияләгәнгә һәм Украинаның көнчыгышындагы сугышта катнашканга Көнбатыш керткән чикләүләр, рубль һәм нефть бәясе төшү, белгечләр фикеренчә, Русия икътисадының начараюына китерә, төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими. Эштән кыскартулар, вакытында хезмәт хакларын түләмәү, эш көннәрен кыскарту халыкның кесәсенә суга.

XS
SM
MD
LG