Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда галим Зубовның бүгенге Русиягә багышланган лекциясен үткәртмәгәннәр


Андрей Зубов
Андрей Зубов

Казанда МГИМОның элекке профессоры Андрей Зубовның "Бүгенге Русиядә автаркично-авторитар рецидив сәбәпләре" дигән лекциясен үткәрергә мөмкинлек бирмәгәннәр.

Бу лекция ике урында үтәргә тиеш булган. Зубов Казанга килеп төшкәч тә оештыручыларга ике урында да үткәрергә мөмкинлек бирмәгәннәр. Шуннан соң лекцияне советлар чоры уен автоматлары шәхси музеенда үткәрергә карар итәләр. Башланыр алдыннан гына полиция хезмәткәрләре килеп керә һәм җыелганнарга чыгарга куша. Тәртип саклаучылар бу гамәлләрен музейда бомба бар дигән хәбәр алулары белән аңлата.

Зубов лекцияне бер кафеда укый. Оештыручылар белдерүенчә, залда экстремизмга каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре дә була, ә тышта күзәтү оештырыла.

2014 елның мартында "Ведомости" газетында Зубовның Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Украина көнчыгышындагы хәрби тыкшынуларына багышланган мәкаләсе басылгач аны МГИМОның фәлсәфә кафедрасыннан китәргә мәҗбүр итәләр. Апрель аенда институт җитәкчесе тарихчыны кабат эшкә алу карары чыгара, әмма Зубов контракт вакыты чыкканга МГИМОдан китә.

XS
SM
MD
LG