Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Юмор аша татар эстрадасындагы чүпне күрсәтәбез"


Әбри Хәбриев: "Юмор аша татар эстрадасындагы чүпне күрсәтәбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:04 0:00

Әбри Хәбриев: "Юмор аша татар эстрадасындагы чүпне күрсәтәбез"

Татар шоумены Әбри Хәбриевне татарлардагы исерекләр, татар эстрадасындагы чүп-чар борчый. Шуларны сәхнәдә күрсәтеп, алардан арыну максатыннан ул үзе җитәкләгән "Рәвешләр" проекты белән Казанда "Күкәй" тамашасын тәкъдим итте.

"Татар радиосы" ди-джее, шоумен Әбри Хәбриев үзе тудырган "Рәвешләр" проекты белән 19 май Казанның филармония залында "Күкәй" тамашасын күрсәтте. Әбрине татардагы исерекләр, татар эстрадасының бүгенге хәле, ана телен сөймәүчеләр борчый. Юмор аша алар әлеге проблемнарны күрсәтеп, киметергә телиләр.

"Быелгы программабызны “Күкәй” дип атадык. Ул бик күп каршылыклы фикерләр тудырды, тәнкыйть белдерүчеләр дә булды. Әлеге исемне концертыбызга кушканда бернинди начарлык турында уйламадык. Күкәй – ул безнең тормышта, көнкүрештә киң кулланыла торган сүз. Нәрсәдән көләбезме? Без соңгы ике елда тактиканы һәм фактураны үзгәрттек. Элек бераз исерекләр, салу турында номерлар булса, хәзер икенчерәк проблемаларны кузгата башладык. Көнкүреш проблемаларны, хәтта исерекләрне күрсәткән очракта да, без башкалар шундый булмасын дибез. Шушылай исереп, башларын югалтып һәм начарланып йөрмәсеннәр иде. Татар телен хөрмәт итмәүчеләргә дә номерыбыз бар. Хәзерге эстрада шундый җырчылар очрый, чүп-чар артты, аларны киметәсе иде”, ди Әбри Хәбриев.

Әбри Хәбриев ШТК сәхнәсендә
Әбри Хәбриев ШТК сәхнәсендә

“Күкәй” дип исемләнгән концертында татар авылында яшәүче надан, артта калган кешеләрдән көлү, шул ук вакытта аларның булган сәләтләренә шаккату, колхозда эшләргә теләмәү, гаиләдә хатын-кызларның баш булырга омтылуы, татар була торып, русларны канәгатьләндерергә омтылу проблемнары да күтәрелде. “Бала планлаштыру үзәге” миниатюрасында баланың җенесен сатып алып, бер нормаль кеше төзү, бүген бөтен нәрсә сатыла, һәр нәрсәдә акча эшләп булу дигән юмор аша тәкъдим ителде. Авыл халкының үз кулларыннан килгән хәтле концертка әзерләнүләре дә – тормыштан алынган хәлләр иде.

Сәхнәдә барган күренешләрне искә алсак, “Тирес өя белгән кешедән дә яхшы артист чыгарга мөмкин”, дип әйтеп куя, бер авылның концерт оештыручысы. “Дурак” ролендә Әбри Хәбриев Айдар Фәйзрахманов, Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Нияз Җәләлов, Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаевларга пародия күрсәтеп, тамашачыны көлергә мәҗбүр итте. Чын җырчыларны чакыру 400 мең сумга төшүен чутлап чыгарганнан соң, авыл рәисе һәм оештыручылар “Дурак”тан универсаль артист ясыйлар.

Икенче бүлек гайбәтче халык – артистларга багышланды. Миниатюралар татарча-урысча булды. Урыс гармунчысы хәтта бисмиллаларын да әйтеп чыкты. Монда урысның күңелендә татарлык сизелде. Концертка интернациональ номер кирәк булгач, русча җырлар таләп иткәннәр. Озак уйлап тормыйча гармунчы белән җырчы татарча “Ай былбылым”, “Картаямыни соң йөрәк” кебек җырларны урысчага тәрҗемә итеп чыгыш ясадылар.

Әбри Хәбриев сүзләренчә, “Рәвешләр” юмор проекты СТС каналындагы “6 кадр”га ошатып ясалган. “Нинди генә юмор проектына тотынсаң да, ул кызык килеп чыга. Кызык булмаса, ул юмор булмый. Татар эстрадасында юмор үсештә, ул бер урында тукталып, таптанып тормый. Шулай булмаса, мондый яңа проектлар эшләнмәс иде. Бүгенге көндә тамашачыга нинди юмор кирәген аңлап бетереп булмый әлегә”, ди ул.

XS
SM
MD
LG