Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскосмос бюджетыннан 2014 елда 92 миллиард сум "юкка чыккан"


Вице-премьер Дмитрий Рогозин (с) һәм Роскосмос башлыгы Игорь Комаров
Вице-премьер Дмитрий Рогозин (с) һәм Роскосмос башлыгы Игорь Комаров

Вице-премьер Дмитрий Рогозин Русия федераль галәм агентлыгыннан "юкка чыккан" бу акчаны урланган дип санамый.

Русия вице-премьеры Дмитрий Рогозин Хисап пулатының Федераль галәм агентлыгы (Роскосмос) бюджетында табылган җитешсезлекләр акча урланган дигән сүз түгел дип белдерде.

"Бу акча тиешенчә тотылмаган, яки башка максатка тотылган булырга мөмкин, әмма ул акча әлеге тармактан читкә киткән дигән сүз түгел", диде Рогозин.

Вице-премьер идарәдә акча урлау, аны арттырып язу һәм башка шундый канунсыз гамәлләр турында билгеле, әмма ул саннар башка дип өстәде. Шундый урлашулар "галәм ширкәтләренең кайберләрен бөлгенлеккә төшерде дә" диде ул. Андый эшләр тикшерелә, җинаять эшләре ачылган.

Хисап пулаты Федераль галәм агентлыгының 2014 елгы бюджетын тотуны тикшереп 92 миллиард сумның кая киткәнен ачыклый алмады. Бу хакта хисапчылар башлыгы Татьяна Голикова белдергән иде.

XS
SM
MD
LG