Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Каргалысы Бөтенрусия авыл сабантуена әзерләнә


Оренбур өлкәсенең Сакмар районындагы Татар Каргалысында бәйрәм 7 июнь үтәчәк.

Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылы быел VI Бөтенрусия авыл сабантуен кунак итә. Оештыручылар ат чабышлары, көрәш һәм сәнгать төркемнәренең чыгышлары белән кызыклы һәм бай програм вәгъдә итә.

Чираттагы Бөтенрусия авыл сабантуен Татар Каргалысында уздыру турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Оренбурга 2013 елда ясаган сәфәре вакытында килешенгән иде.

Беренче авыл сабантуе Самар өлкәсенең Гали авылында 2010 елда, икенчесе Чуашстанның Шыгырдан авылында, өченчесе Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында, дүртенчесе Пермьең Барда районында, бишенчесе узган ел Волгоград өлкәсе Светлый Яр районындагы Кече Чапурин авылында узды.

XS
SM
MD
LG