Accessibility links

Свердлауда Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисләрен экстремистик дип танымакчылар


Күптән түгел Апас районы мәхкәмәсе дә хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тапкан иде.

Свердлау өлкәсе Первоуральски шәһәрендә “Избранные хадисы” дигән китаптагы хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тану турында мәхкәмә эше бара. Әлеге 639 битле китап 2003 елны Казанда “Инновацион технологияләр үзәге” тарафыннан чыгарылган.

ГолосИслама хәбәр итүенчә, хәдисләрне экстремистик дип тану нигезенә узган елның гыйнварында Русия ФСБсының Свердлау өлкәсе эксперт бүлеге криминалистик лабораториясе өлкән эксперт-лингвист С.Мочалова уздырган нәтиҗә яткан.Аның уздырган лингвистик тикшерүе нәтиҗәсендә, шәех Мөхәммәт Йосыф Кандехлави китабында бирелгән Мөхәммәт пәйгабәр хәдисләрендә исламның башка диннәр белән чагыштырганда өстенлеге һәм исламны тотмаучы кешеләргә карата нәфрәт уятуы ята диелгән.

Күптән түгел Татарстаннадың Апас районы мәхкәмәсенең Сәхих әл-Бохари хәдисләр җыентыгын тыюы шактый шау-шу тудырган иде, соңыннан югары мәхкәмә җыентыкны тыю карарын шикаять итүчеләрнең эшен туктату турында белдерде.

“Апас районы мәхкәмәсе Google ширкәтенең автомат рәвештә инглиз теленнән тәрҗемә иткән дини текстны бәяләгән.Әлеге текст беренче чыганактан очраклы гына сайлап алынган һәм асыл мәгънәне бозган гыйбарәләрдән тора.

Сахих әл-Бохари хәдисләренең бер генә басма тәрҗемәсе дә тыелмаган, Русия мөселманнары аны татарча да, русча да файдалана ала», диелә.

Первоуральскида исә әле узган атнада гына мөслимә Эльвира Солтанәхмәтованы Яңа ел бәйрәмен бойкот итәргә чакырганы өчен 120 сәгать җәмәгать эшләренә җәлеп итү хөкем карары чыгарылган иде.

XS
SM
MD
LG