Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:09

Себернең Төмән районындагы Индрәй мәчете нигезеннән сүтелеп, зурайтылып яңадан төзелә башлады. Төзелеш тукталмасын өчен мәчеткә ярдәм кирәк.

Уйламаганда килеп чыкты бу яңа төзелеш. Матур гына утырган, әйбәт кенә эшләп килгән мәчеткә ни булды икән дигән сорау күпләрне борчый. Бу сорауга җавап эзләп Индрәй мөселман оешмасы җитәкчесе Хәмзә Камалов янына бармый булдыра алмадым. Ә мәчет бинасы аздан гына ишелеп, бәла-каза тумый калган икән.

- Мәчетнең нигезе күптән ярылган иде. Аннан соң аңа өстәмә нигез тә ясадылар, стенасын да тарттырдылар. Үткән ел түбәсен яңартырга һәм бик искергән манарасын алыштырырга дип өлкә җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Алар белән килешү төзеп, быел яз җитүгә бу эшне башларга уйладык. Соңгы җомга намазында җыелыш үткәрдек. Анда өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Русиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән 48 кеше катнашты. Алар белән аңлашып, берничә җирдә аерылып киткән, хәтта кирпечләре ярылган стеналарны карап, яңадан салырга дигән карарга килдек. Кышын җил урамдагы шикелле уйнап утыра иде, җылы урамга китеп беткән өчен газга да зур сумма түләдек. Өлкәннәр бу сүзләрне яклап чыктылар. Алдан ук махсус тикшерүчеләр дә, хаким дә килеп карады, “мәчет авария хәлендә, көтмәгәндә ишелергә мөмкин” дигән карар чыгардылар. Чынлап та, түбәсен сүтә башлаганда түбә такталары ишелде дә төште. Тарттырылган тимерләрен алгач, стенасы да ауды.

Яңа мәчет проекты

Яңа мәчет проекты

300 мең сумлык иганә ярдәме күрсәткән “Инвест-силикат-стройсервис” оешмасы директоры Владимир Черепанов (бик сыйфатлы ак кирпеч) һәм “Статус” җәмгыяте генераль директоры Сергей Медведев (кызыл кирпеч), “Тюменьнеруд” оешмасы җитәкчесе (ком, ягулык), Газинур Яхин, Динар Хәмидуллин (транспорт), Азат Сәфәргалиев (кирпеч ташыр өчен транспорт) кебек булышучылар белән бүген төзелешне башлар өчен кирәкле эшләрне башкардык диярлек. Реваль Хөснетдинов ярдәме белән төньяктан килеп төзү өчен тикшеренү үткәргән егетләр дә акча сорамадылар. Әле “Альтаир99” подрядчы төзелеш оешмасы җитәкчесе Юрий Червонцев та эшчеләренә үз акчасын түләп килә.

Хәзер нигез өчен генә миллионлап сум акча кирәк. Аны каян табарга дип аптырыйм. Әлегә сметаны әзерлиләр, ул 11 миллионнан артык килеп чыга. Чөнки безгә шәһәрдән, башка авыллардан да килүчеләр күп. Мәчет 220 квадрат метр мәйданны биләячәк һәм анда ирләр – хатын-кызлар өчен намаз уку, тәһарәтләнү, тантаналы чаралар үткәрү бүлмәләре булачак. 16 метр биеклектәге манараны төп бинадан аерым эшлибез. Дин дәресләрен укыту өчен бүлмә дә планлаштырабыз. Әлегә хөкүмәт түбә ябарга һәм манара өчен дип билгеләгән 700 мең акча гына бар исәп-хисап счетында. Мәчетләргә ярдәм итәргә дип булдырылган багучылар шурасы да, Индрәй хакимияте җитәкчеләре, хәлле татарлар да ярдәм итәргә ашыкмыйлар. Кайберләренә мөрәҗәгать итеп карадым, “акча юк” дип кенә җавап бирәләр. Мәчетне сала башлагач, авылда дүрт җирдә куелган сәдака тартмаларында җыелган акча да ике мәртәбә кимеде. Бабайлар белән без, киресенчә, артыр дип уйлаган идек. Алай да вәгъдә итүчеләр бар, көтәбез. Эшне туктатмас өчен хәзер, куркыныч булса да үземә кредит алырга туры килә.

Бүгенге көндә эш беләнме, акчалатамы, башкачамы һәр булышучы исәптә.

Әйе, иске мәчет барлык авыл халкы берләшеп, ярдәмләшеп салынган, хәзер иман йортын төзүдә өлеш кертүнең савабын аңлап бетерүчеләр аз ахрысы. Мәчет төзегәндә бер кирпеч салсаң, әҗер савабы шул кирпеч зурлыгында булыр, ә мәчет салган кешегә Аллаһы Тәгалә җәннәттә йорт салырмын дигән. Мәчеттә укылган намазларның савабы ярдәм иткән кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Бу кыямәт көненә кадәр һәм кеше үлгәч, кабергә төшкәч тә дәвам итә.

Индрәйлеләр Хәмзә Камалов шикелле мәчет салырга керешүче тырыш зат булу белән бәхетле. Ярдәм итәргә теләүчеләргә аерым фонд булдырылган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG