Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" ансамбленең яшь биючеләре Владикавказдан җиңеп кайтты


“Казан” бию ансамбленең балалар студиясе кызлары Владикавказ сәхнәсендә. Ансамбль җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина фотолары
“Казан” бию ансамбленең балалар студиясе кызлары Владикавказ сәхнәсендә. Ансамбль җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина фотолары

“Казан” бию ансамбленең балалар хореография студиясе Владикавказда узган “Дуслык биюе” фестивалендә беренче урынны яулап кайтты.

Бәйгедә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 23 коллектив – 700дән артык бала катнашкан. Нәни казанлылар кечкенә яшьтәгеләр арасында иң яхшы икәнлекләрен исбатлаган. Зуррак яшьтәгеләр төркемендә берьюлы ике ансамбль җиңгән – Мәскәүдән “Веснушки” һәм “Молодость Осетии”. Фестивальнең Гран-при бүләгенә ия булучылар да икәү – Чечен республикасыннан “Башман” ансамбле һәм Ставрополь өлкәсеннән “Радуга” коллективы.

“Бу фестивальдә икенче тапкыр катнашуыбыз. Без анда 8-10 яшьтәге 26 кызны алып бардык. Өч татар биюе биедек. Визитка итеп Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында “Су буйлап” җырына кушылып бии торган композицияне сайладык. Моннан тыш, тагын ике “Мирас” һәм “Су юлы” дип аталган биюләрне күрсәттек. Татарларда сакланып калган суга бару гореф-гадәте белән тамашачыны таныштырдык. Бу җиңү безнең өчен бик зур әһәмияткә ия. Кавказ халкы биергә бик хирыс. Үзләре йөрергә өйрәнмәс борын бии беләбез диеп шаярталар”, дип сөйләде ансамбльнең җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина.

Гала-концерт күренеше
Гала-концерт күренеше

Осетин театры сәхнәсендә фестиваль биш көн дәвам иткән. Бәйрәмнең мәртәбәле кунагы – башкаладан килгән “Гжель” ансамбле – Беслан фаҗигасе корбаннары истәлегенә багышланган сюита башкарган.

Азәрбайҗаннан “Айзель” ансамбле үзләренең милли биюләрен алып килгән. Фестиваль киң колачлы гала-концерт белән тәмамланган. Концерт ахырында бәйрәмгә килгән барлык 700 биюче бала катнашында “Дуслык хороводы” башкарылган.

​“Конкурста катнашырга килгән коллективларга Владикавказның төрле уку йортлары беркетелгән иде. Безне шәһәрнең иң яхшы дип саналган 30нчы мәктәбе озатып йөрде. Казанлыларга искиткеч ял итү мөмкинлеге тудырылды – балалар уен үзәкләренә алып бардылар, тауларга, табигатькә алып чыктылар.

Бесланда
Бесланда

Концерттан соң балаларны Бесланга – “Фәрештәләр шәһәренә” алып киттеләр, анда без гомерләре вакытсыз өзелгән сабыйларны искә алдык, фаҗига булган урында чәчәкләр куйдык. Балаларга бу сәяхәт бик көчле тәэсир ясады. Владикавказ укучылары безне татар телендә шигырьләр укып, “Татарстаннан кунакларга сәлам!” дигән язулар белән, Татарстан флагы төсләрендәге шарлар белән каршы алдылар. Шул ук мәктәптә Владикавказның “Татар үзәге” белән очрашу да үтте.

Шәһәр башлыгы Сергей Дзантиев белән очрашу аеруча истә калды. Без мэрга хан камчысы һәм чәкчәк бүләк иттек. Әлбәттә, бу бөтенесенә дә ошады, кәефләрен күтәрде. Бик озак көлештек, чөнки мэр камчыны бик ошатты, аны һич кенә дә кулыннан ычкындырасы килмәде”, дип сөйләде Нигина.

Нигина Әхмәдуллина балалар белән
Нигина Әхмәдуллина балалар белән

Фестивальнең йомгаклау концертына Төньяк Осетия башлыгы Таймораз Мамсуров килгән.

“Дуслык биюе” халыкара фестивале Владикавказ мэриясе тарафыннан ел саен уздырыла. Бу бәйрәм республикада иң матур һәм истә кала торган вакыйгаларның берсе булып тора.

XS
SM
MD
LG