Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Чечняда гына түгел, Татарстанда да күпхатынлык арта. Баштарак икенче хатын алучылар яки икенче хатын булып баручылар моны яшерергә тырышса, хәзер бу күренеш үзгәрә.

Чечняда күпхатынлыкны рәсмиләштерү турында сүзләр арта барганда, Татарстанда мөселманнар арасында да әле күпчелек моңа каршы. Шуңа да карамастан, республикада ике хатынлы никахлар арта. Хәтта өч хатын белән никах коручылар да бар. Бүген сезне Татарстанның бер шәһәрендә яшәүче ике хатыны булган Марат һәм икенче хатын булып кияүгә чыккан Гөлнара фикерләре белән таныштырабыз.

Марат (29 яшь, шәһәрнең исемен һәм фамилиясен әйтмәүне үтенде):

– Мин беренче хатыныма моннан дүрт ел элек өйләндем. Бер балабыз бар, хәзер икенчесен көтәбез. Шулай ук икенче хатыным да бала көтә. Бәбиләребез бер тирәдә туырга тиеш.

Беренче хатыныма 28, икенчесенә 24 яшь. Икенче хатыным белән моннан сигез ай элек никах укыттык. Ул аерылган иде. Беренче иреннән ике баласы бар.

Икенче хатынга өйләнгәндә бернче чиратта ризык азая дип куркыта, әмма без беләбез, ризык Аллаһтан. Минем икенче хатын килгәч хезмәт хакым артты. Мин башта ике хатыны булган кардәшләр белән бу хакта киңәшләштем. Анысына борчылырга кирәкми, диделәр.

Мөселман белән мөселман булмаган арасында икенче хатынны алуда аерма бар. Мөселман булмаган кеше шәригать ягыннан килмичә генә, Аллаһтан куркмыйча гамәл кылса, ул ике гаиләне дә җимерә ала. Ә мөселман булган гыйлем белән бу адымга аңлап бара.

Мин икенче хатынны инде балалары белән алдым. Бу гаиләнең инде таяныр кешесе барлыкка килде дигән сүз. Күпхатынлылык ул һәрвакыт булган. Ул бит икенче хатынга өйләндем дә сиңа рәхәт дигән сүз түгел. Аңларга кирәк, 45-50 яшьтә инде синең карамакта ике әби була дигән сүз. Икенче яктан Аллаһ рәхмәтенә ирешермен дип өмет итәсең.

Төнлә булачак биш минут турында түгел, ә тәүлектәге 24 сәгать турында уйларга кирәк. Һәрбер мөслимәме ул, мөслимә түгелме ирле булырга хокуклы. Русиядәге соңгы җанисәпне алганда, ялгышмасам, бер ир кешегә дүрт хатын-кыз туры килә. Наркоман, эчкечеләрнең күп булуын исәпкә алырга кирәк. Төрмәдә утыртучылар, авыручылар бар.

Мин Казанга барганда юлда фахишәләрне күреп исем китә. Аларны кемдер вакытында кияүгә, тәрбиягә алмаган дигән сүз.

Шуннан уйладым да ике хатын алырга булдым. Пәйгамбәр авырлыктан куркмаган, мин ник куркырга тиеш түгел дип уйладым.

– Беренче хатыныгызга бу хакта әйткәч, ни диде?

– Мин беренче хатынга моны тиз генә кайтып әйтмәдем. "Икенче мөслимәгә үзеңә теләгәнне теләр идеңме, мин сиңа әйбәт ирме" дип сорадым. "Әйе теләр идем, әйбәт ир" диде. Тагын бер синең кебек мөслимә бар, әмма ул эшкә йөрергә мәҗбүр, шул сәбәпле рәтләп балаларын карый алмый, дип сөйләдем. Пәйгамбәрнең хәдисләрен китердем. Хатын-кыз авыр булса да мәгълүматны эшкәртә-эшкәртә Аллаһның әҗерен тели.

Бер тапкыр да канәгатьсезлеген йөзенә чыгармады. Ир кешедән дә күп әйбер тора. Хәзер алар бер-берсенә бүләкләр бирешә. Гәрчә бер-берсе белән күрешкәне булмаса да. Күрешер өчен әле иртәрәк дип саныйм, әмма ул заманнар да килеп җитәр дип ышанам.

– Туганнарыгыз ничек кабул итте?

– Беркемнән дә яшергәнем юк, бары тик әти генә белми, чөнки аның исламга карашы бераз начаррак. Беренче хатынның әнисе белми. Әле сөйләп йөргәнче бит барысы да гамәлгә кереп китәргә тиеш. Менә мисал өчен минем күп кенә кардәшләрем икенче хатын алырга тели, әмма нидәндер курка. Мин дә курктым, барысы да ниятеңә карап. Әгәр син шәһвәткә бирелеп кенә моңа барасын икән, ул ике-өч атнадан уза.

– Икенче хатыныгыз беренче хатыныгызга авыр булыр дип әйтмәдеме?

– Юк. Ул миңа тимәсәләр мин дә тимим, ди. Аның әйтүенчә, ул беркайчан да икенче хатын булырмын дип уйламаган. Юк-юк, бары беренче хатын гына булачакмын, диде. Аннары аз гына минем белән сөйләшкәч, минем турында мәгълүмат ишеткәч, "ярар икенче хатын булса булам, әмма һичьюгы әйбәт кешегә чыгачакмын", диде.

– Торагыгыз үзегезнекеме?

– Ике гаиләмә дә яллап торам.

– Ике гаиләгез дә бер шәһәрдә яшиме?

– Әйе. Мин һәр гаиләмә сагынырга мөмкинлек тумасын өчен көнаралаш йөрим.

Теләсәгез икенче хатын алыгыз дип әйтмәс идем. Моны дөрес ният белән эшләргә кирәк. Мин менә бу балаларны үстерергә ниятлим. Алар мөэмин мөселман булып үсеп миңа дога кылсыннар иде. Бала ата белән үсәргә тиеш.

Әлбәттә кайбер мөселманнарның икенче хатынга өйләнгәч беренче гаиләсе җимерелә. Әгәр мин моны дәүләт дәрәҗәсендә рөхсәт итәргә теләсәм, беренче чиратта ниндидер курслар уздырыр идем. Миңа мисал өчен үземә өйрәнергә туры килде.

Чынлыкта авырлыклар юк, Аллаһ барысын да миңа җиңеләйтә.

Гөлнара (икенче хатын, үзе бер, ире икенче шәһәрдә икенче гаиләсе белән яши):

– Бу гади адым түгел, яшь кызларның бу адымга тиз ризалашуына бик гаҗәпләнеп карыйм, чөнки мәсәлән мин бу адымга сынаулар узып, төшенкелеккә бирелгәннән соң гына риза булдым.

Никах алдыннан. Элисон Шуман фотосы

Никах алдыннан. Элисон Шуман фотосы

Өч ел мин булачак иремә “юк” дип килдем. Тәкъдим ясаучылар күп булды. Ирем унынчы ир-ат иде. Икехатынлылык таралган, әмма аны гамәлгә кертеп яшәп китүчеләр бик аз. Бу күбрәк яшерен никахка корылып кала, ә яшерен никах кайбер мәзһәбтә рөхсәт ителә, кайберсендә юк. Шуңа бу яшерен никахларны зинаны рәсмиләштерү кебек саныйм.

Һәрхәлдә мөселман буларак без күпхатынлылыкка каршы булырга тиеш түгел. Татарстанда, татарлар арасында берничә гаиләне бертигез дәрәҗәдә тәэмин итүче ирләр бик сирәк. Бу финанс як булсынмы, торак мәсьәләсе дисеңме.

Миңа тәкъдим ясаучы егетләрнең күбесен нәфесләренә бирелү дип кабул иттем. Бары ирем генә миңа таяныч булырга, бәхетле итәргә теләвен сиздем. Шуңа аңа ризалык бирдем.

– Беренче хатыны ничек кабул итәр дип уйламадыңмы?

– Дөресен генә әйткәндә икенче хатынга караганда, беренче хатынга күпкә авыррак. Икенче хатын барысын да аңлап никахка ризалаша. Ә беренче хатынга инде факт буларак китереп куялар яки никахлашкач кына әйтәләр.

Минем ирем мин икенче хатыныма әйтәчәкмен, әмма бераз гына миңа вакыт бир, чөнки аны әзерләү кирәк, диде.

Мин тормышта авыр очракка эләккәннән соң моңа ризалаштым. Беренче ирем мине кыйнады, икенчесе хыянәт итте. Мин гаеп аларда гына димим, гаеп миндә дә бардыр, ләкин мин инде барып таяныр кеше эзләдем. Шул вакытта ирем килеп чыкты да мин аңа ризалык бирдем.

Без дини яктан әтиемнең ризалыгыннан башка кияүгә чыга алам микән дип белештек. Безнең хәнәфи мәзһәбтә беренче тапкыр кияүгә чыкмаганга күрә, үземә хуҗа икән. Шулай итеп әтием минем икенче хатын икәнне хәзер дә белми. Бәлкем сизенәдер, әмма әйтми.

Без хаман да ике шәһәрдә яшибез. Әле ул ике гаиләгә дә тулысынча гадел булып бетә алмый, бу финанс мәсьәләгә карамый, ләкин мин үзем дә ахирәттә бу гамәлең өчен сорамаячакмын дип әйттем, чөнки мин үземнең туган шәһәремдә калырга теләдем.

Никахлашканнарга шундый таныклык бирелә

Никахлашканнарга шундый таныклык бирелә

Безнең балабыз туды, әмма аның беренче хатыны әле аның икенче гаиләсе барлыгын белми. Үз илендә булмаган, иренең күзенә генә карап торучы, тулысы белән иренә бәйле балалар үстереп ятучы, аралашыр кешесе дә булмаган хатынга бу бик авыр булыр иде. Минем дә ачуым килгән чаклар була, чөнки баланың әтисе белән күбрәк булуын телим, ләкин хәзерге шартларда шулай туры килә.

Без алар яшәгән шәһәргә күченеп анда яшәп карадык, әмма мин шул аның хатынының хәленә төштем, чөнки аралашыр кешем юк иде. Шуңа яңадан туган шәһәремә кайтып киттем. Финанс мәсьәләләренә килгәндә, ул Аллага шөкер икесенә дә бертигез карый.

– Ирең каршы булмадымы сезнең кире үз туган шәһәрегезгә кайтып китүегезгә?

– Безнең гаиләдә таләп кую юк. Ул шулай яшәп карыйк дигәч без ул яшәгән шәһәргә күчендек һәм яшәп карадык. Ул минем анда бәргәләнүемне күрде һәм беренче чиратта балага татар-мөселман балалары белән аралашып яшәргә кирәклекне аңлады.

– Ирең синең яныңа килгәндә, беренче гаиләсенә кайда барам дип әйтә?

– Иремнең эше сәфәрләр белән бәйле. Шуңа аның өйдә булмавы гадәти. Ул безгә көн аралаш килеп йөрде. Мәсәлән, өлкәгә барып кайтам дип әйтә, шулай ул көннәрне бүлә иде. Ул бик дини кеше шуңа җитди карый.

Элек миңа киягә чыгарга тәкъдим ясаучылар арасында мин моны күрмәгән идем. Кайберләре яшьрәк хатын эзли иде, кайберләре малай табуга өмет итә иде, яннарында өйдә генә утыручы түгел, шәхес буларак формалашкан әңгәмәдәш хатын булуын да теләүчеләр бар иде. Минем бәхетемне кайгыртканчы, үзенең бәхетен кайгыртканнар күбрәк булды.

– Иреңнең әти-әнисе беләме икенче гаиләсе барлыгын?

– Иремнең әти-әнисе аерылган. Әтисе урыс милләтеннән һәм ул аның белән аралашмый. Әнисе белән бик якын аралашабыз. Хәтта беренче хатын белән чагыштырганда, минем белән күбрәк аралаша.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG