Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

29-31 май көннәрендә Казан һәм Сембердә Йосыф Акчурага багышланган халыкара фәнни конференция уза. Азатлык шушы күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе булган шәхес турында язма тәкъдим итә.

Туган илендә – госманлы, гомеренең озак елларын кичергән Госманлы туфракларында – татар дип бәя бирелгән, замандашлары бик җитди кабул итмәгән идеолог Йосыф Акчураның вафат булуына 80 ел тулды. Безнең татарлар арасында идеологлар бик өлгерми, чөнки аларга ирекле фикер йөртү мөмкинлеге бер чорда да булмаган. Тик чит илләрдә генә үз туган илләре турында тәнкыйтьле сүзләр яки фикерләр яза алганнар.

Менә шундыйларга Йосыф Акчура яхшы үрнәк. Ул Госманлы империясендә төркичелек идеологиясенең нигезен салган шәхес була. Аның “Өч төрле сәясәт” исемле әсәре, коммунистлар өчен манифест нинди роль уйнаса, пантюркистлар өчен шул ук рольне уйнады дисәк ялгышмабыз.

Йосыф Акчура 1876 елда Сембердә туган. Атасы Хәсән Сөләйман бабайның икенче улы була. Зөя, Сембер һәм Лабовкада тукыма фабрикалары була. Анасы танылган шәхесләрдән – Габдрәшит Юнысовның кызы Биби Камәр була. Бу гаиләнең бер генә балалары исән кала, ул да булса Йосыф Акчурин була. Үзенә өч яшь тулмастан әтисе вафат була. Яшь тол хатын фабрика эшләрен алып баралмый, бурычка чумгач, 1883 елда, Йосыфка 7 яшь тулганда, Кырым аша Истанбулга күчәләр. Биредә башлангыч мәктәпкә йөри башлый. 1885 елда анасы шәех Шамилнең ерак туган булган берәүгә кияүгә чыга. Йосыфны хәрби урта мәктәпкә җибәрәләр. 12 яшь тулганда Казанга кайталар. Бер ел чамасы Казан тирәсендә, Дим буйында яшәп Йосыф татарлар, башкортлар хәтта керәшеннәрне яхшырак тану форсатын таба. Инде балигъ булгач күп нәрсәгә үзенчә бәя бирә башлый.

Бер ел чамасы туган ил туфракларында яшәгәннән соң Истанбулга кайта. 1894 елда 18 яшьтә хәрби мәктәпкә керә. Бер елдан Истанбулда җир тетрәү вакытында анасы җимерек астында калып үлә. 1896 елда офицерлар мәктәбенә керә. Биредә командирлар ябык ишекләр артында студентларга Европада парламентар системаларның үз илләренә мәдәният китергәнен аңлаталар. Ул чорда ук идән асты активлыкларга керүдә гаепләнеп 45 көнгә төрмә җәзасына хөкем ителә. Сыйныфында дүртенче, тырыш студент булган өчен мәктәп командиры аны хәрби мәктәптән куудан коткара.

1897 елда Йосыф Акчура башка төркичеләр белән бергә кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә. Әмма бераздан хәрбиләр һәм җәмәгатьчелек басымы астында солтан Габделхәмит ике үлем җәзасын гомерлек сөрген белән алыштыра: һәм аларны – 84 кешене – гомерлек сөргенгә Физанга (Ливия) жибәрәләр.1899 елда ул аркадашы Әхмәт Фәрид (Тәк) белән Туниска кача, аннан Франциягә, Парижга килә. 1899–1903 елларда Йосыф Акчура Парижда хосусый “Ирекле сәясәт мәктәбендә” һәм Сорбон университетының югары мәктәбендә укый.

1903 елда Акчура Русиягә кайта, чөнки Госманлы дәүләте өчен ул җинаятьче дип исәпләнә. Шулай Казанда яши башлый.

1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә “Өч төрле сәясәт” исемле мәкалә яза. 32 биттән торган бу җыентык үз чорында төреклек идеясенең иң мөһим әсәре дип кабул ителә. Ул төрекчә язган шушы идеологик хезмәтен Госманлы патшасына баш күтәреп аерылган Мисыр башкаласы Каһирәдә Яшь төрекләр идән асты оешмасы чыгарган “Түрк” газетасына җибәрә. Газета аны берничә санда басып чыгара.

Акчура бу хезмәтендә госманчылык идеяснең бөлгән булуын аңлатканнан соң, панисламизм тормышка ашалмый дигән анализ ясаган һәм соңгы чиктә төркиләр берлегенең, пантюркизмның Госманлы дәүләте өчен котылу юлы булачагы фикерен алга сөргән.

Йосыф Акчура белән Исмәгыйль Гаспринский Кырымда

Йосыф Акчура белән Исмәгыйль Гаспринский Кырымда

Йосыф Акчура “Өч төрле сәясәт” исемле әсәрендә, төркиләр берлеге Госманлы илләре эчендә яшәгән төрекләр дини генә түгел, милли яктан да бер-берсенәныграк якынлашачаклар. Төрек булмаса да төрекләшә башлаган башка мөселман төркемнәр төреклекне тизрәк кабул итәчәкләр. Шулай итеп, әле төреклекне кабул итмәгән төкемнәрнең де төрекләшүе җиңелрәк булачак. Моннан тыш асыл файда телләре, гадәтләре һәм хәтта күпчелегенең диннәре бер булган Урта Азиядә һәм Европаның көнчыгышына таралган төркиләрнең берләшүеннән зур милләтләр арасында үзенчәлеген саклап кала алачак сәяси көчле бер милләт барлыкка китерү мөмкин булачактыр, дигән фикерләр язган иде.

Ул чорда Русиядә дә, Госманлы дәүләтендә дә үзгә фикерләр тарату мөмкин түгел иде. Русиядә охранка Төркиядә патшаның шымчылары зыялыларга ирекле фикер әйтергә мөмкинлек бирмиләр иде. Шул сәбәпле дә Йосыф Акчура мәкаләсен Каһирәдәге “Түрк” газетасына җибәрә. Аның мәкаләсе зур реакция тудыра. Башта газетаның баш мөхаррире Али Кәмал “Җавабыбыз” исемле мәкаләсе белән Акчураны каты тәнкыйть итә, хәтта аңардан көлә. Кыскача әйткәндә, ул ”безнең төрекне исламнан, исламны төректән, төрек һәм исламны госманлыдан, госманлыны төрек белән исламнан аеру максатыбыз була алмый” дип язып чыга. Шушы газетада Акчураны яклаганнар һәм каршы чыкканнарның карашлары чагылыш таба. Дискуссия моның белән генә чикләнми, госманлы җирендә барлык зыялыларга яңа дискуссия материалы бирә.

Аның төркиләр берлеген булдыру теләгенең бер сәбәбе һичшиксез үз татарларына һәм Русия колы булган барлык төркиләргә азатлык юлын ачу булды. Чөнки читләрнең ярдәме булмый торып Русиянең төрле якларына таралган төркиләрнең иреккә чыгуы мөмкин булыр дип ышанмаган.

Йосыф Акчураның шушы төрекчелек идеалы 1905 елда беренче рус инкыйлабыннан соң үз илендә, 1908 елда Госманлыда, парламент ачылгач Төркиядә һәм Төркия җөмһүриятендә киң колач ала.

Ул 1903 елда Казанга кайта, 1908 елгача, ягъни биш ел чамасы татарлар өчен көрәшә. Русия мөселманнарының 1905-1906 елгы барлык очрашуларында ул иң актив шәхесләрнең берсе була. Патша чамалы булса да сәяси иреклекләр биргәч, “Казан Мөһбире” (хәбәрчесе) газетасында эшли, Мәдрәсә-и Мөхәммәдиядә укыта, Мөселман иттифакый (Берлеге) исемле сәяси партиянең төп идеологы була. Дума сайлауларында катнашырга теләсә дә, хакимиятләр аны бер сылтау белән 43 көнгә төрмәгә ябып куя. Ул төрмәдән чыккач берничә көннән соң патша Беренче думаны тарата.

Кыскасы, ул биредә сәяси активлык алып бара алмаячагын аңлый һәм Төркиядә 1908 елда патша парламентны җыярга ирек биргәч һәм сәяси тоткыннарга амнистия игълан иткәч Истанбулга кайта. Биредә Төрек Учагы оешмасы белән Төрек Юрты мәҗмугасының төзелүендә актив катнаша. Соңнан бу журналның баш редакторы да була. 1916 елда “Русия коллыгындагы мөселман төрек-татарларның хокукларын яклау комитетын” төзеп, анда катнашучылар София, Будапешт, Вена, Цюрих һәм Берлинга сәфәр ясап төрки мөселманнарның хәлен аңлаталар. Йосыф Акчура сугыштан соң хәрби әсирлектәге төрек солдатларын коткару өчен 1918–1919 елларда кабат Русиядә була. 1920 елда Анатолия бәйсезлек сугышына керешкәч ул Истанбулдан качып Мостафа Кәмал сафында хезмәт күрсәтә. 1935 елгача депутат, университет профессоры, төрек тарих институты президенты кебек вазифалар башкара.

Шушы төрек һәм татар тарихы өчен мөһим шәхескә төрекләр дә, татарлар да, кызганычка каршы, тиешле дикъкатен бирмәде. Табигый, моның сәбәбе сәяси. Төрекләр төрекчелекнең атасы – татар дип әйтергә теләмәделәр. Татарлар исә табулар илендә яшәү сәбәпле дәшми тордылар. Шул сәбәпле дә, үлеменнән соң 50 ел узгач кына, 1985 елда бер симпозиум җыелган иде. Ниһаять, үлеменә 80 ел тулгач, Йосыф Акчура 29-31 май көннәрендә Казан һәм Сембердә узачак халыкара фәнни конференциядә искә алына.

Кыскасы, безнең мөһаҗирлеккә китәргә мәҗбүр булган зыялыларыбыз төрле илләрдә төрлечә кыенлыкларга дучар була. Аларда моңа түземлек күрсәткәннәрен азмы- күпме беләбез. Алар үз илләрендә ят, чит илләрдә исә татар дип аталалар.

Надир Дәүләт
Истанбул Сәүдә университеты профессоры

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG