Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:56

БДИ мәсьәләләренә бәйле “кайнар элемтә” июнь азагына кадәр эшләячәк


Анда Бердәм дәүләт имтиханы белән бәйле килеп туган төрле мәсьәләләрне хәл итәргә ышандыралар.

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләренә бәйле махсус “кайнар элемтә” үз эшен дәвам итә. Анда укучылар һәм ата-аналар Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләренә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Министрлык матбугат үзәге хәбәр итүенчә, шулай ук анда психологик ярдәм һәм килеп туган низагны хәл итү турында киңәшләр алырга мөмкин. Сорауларны Казанда 7 (843) 294-95-62 телефонына шалтыратып бирергә мөмкин.

Шулай ук мәгариф һәм фәнне күзәтү федераль хезмәтенең «кайнар элемтәсе» дә үз эшен дәвам итә. Анда +7-495-984-89-19 номеры белән шалтыратырга мөмкин.

«Кайнар элемтә» белгечләре 25 майдан 30 июньгә кадәр эшләячәк.

XS
SM
MD
LG