Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда уразага керү көне булып 18 июнь билгеләнгән


Рамазае ае башланырга 20 көнләп вакыт калды.

Татарстанста мөселманнар Диния нәзарәтенең Голәмәләр Шурасы утырышы үткәрелде. Tatar Islam сәхифәсе хәбәр итүенчә, хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытына, тәравих намазда укыла торган рәкагатьләр санына, фидия һәм фитр сәдакаләренә кагылышлы дини сорауларны тикшергән.

Рамазанның беренче көне - 18 июньдә. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла дигән карарга киленгән.

Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикерне хуплаган. Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап, бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап, 500 сум, дип билгеләнгән.

Фидия сәдакасы - 200 сум.

XS
SM
MD
LG