Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда “Максат” халыкара мөселман яшьләр фестивале узачак


Мөселман яшьләре төрле илләрдән киләчәк.

31 май-6 июнь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә “Максат” IХ яшьләр фестивале уза. Ул элек оештырылган мөселман яшьләре фестиваленең дәвамы булып тора.

“Идел” яшьләр үзәге сәхифәсендә язылганча, фестивальнең программасында төрле дискуссияләр, әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән “түгәрәк өстәл”ләр, семинарлар, лекцияләр, ислам диненә багышланган бәйге һәм гамәли дәресләр, дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле сәяхәтләр каралган. Шулай ук “Максат” яшьләр фестиваленең көндәлек газетасын чыгару, биш тапкыр намаз уку, фильмнар күрсәтү планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG