Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Казанда “Тамгалар” альбомы тәкъдим ителәчәк


Рәдиф Кашапов
Рәдиф Кашапов

Рәдиф Кашапов һәм Йолдыз Миңнуллина дип тамгаланган икәүнең җырлары һәм шигырьләре – ягъни, җан тамгалары агылачак.

«Калеб», Yummy Music, Казан дәүләт консерваториясе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы 27 май кичен “Черек күл” паркында тормыш ыгы-зыгысыннан аерылып, башкарак яссылыкка күчәргә чакыра. Җырчы, журналист Рәдиф Кашаповның «Тамгалар» дип исемләнгән беренче татарча альбомының тәкъдим итү кичәсе узачак.

Татар яшьләре форумы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, электрон этникадан алып – гитара белән башкарылачак эксперименталь музыка, шагыйрә Йолдыз Миңнуллинадан – яңа шигырьләр шәлкеме булачак. Ягъни, сәхнәдән Рәдиф Кашапов һәм Йолдыз Миңнуллина дип тамгаланган икәүнең җырлары һәм шигырьләре – ягъни, җан тамгалары агылачак.

"Тамгалар" альбомы 2014-2015 елларда Yummy Music, Сарай-Бату, Froind студияләрендә, шулай ук Петербурның, Һелсинки, Сидней, Түбән Новгород шәһәрләрендә яздырыла. Язылу процессында безгә яхшы таныш, шулай ук бик үк таныш та булмаган музыкантлар Тимур Сапаров, Илнар Фатыйхов (Yummy Music Band), Зөлфия Камалова, Азат Яхъяев, Тимур Музавитов (НеПрислоняться), Саша Филиппова (Иллинойз), Илшат Рәхимбай, Ильяс Камал, Егор Рязанцев (Bye-bye violet tapes), Александр Гальянов (Trixter), Федор Сволочь (Theodor Bastard), Анатолий Никулин (Valery & The Greedies), Раиф Хәйрулла, Мария Любичева (Барто), Альберт Ильясов (Bebertos) катнашалар. Альбомны эшкәртүче, әзерләүче – Ильяс Гафаров (Yummy Music, Ittifaq).

Концертта катнашалар: Тимур Сапаров – барабаннар, Илнар Фатихов – гитара, синтезатор, Альбина Казыханова – бэк-вокал, Ширин Әл-Әнси – бэк-вокал, Ильяс Камал – виолончель, Азат Яхъяев – синтезатор, Оскар Юнысов – авыз гармоникасы, Ренат Рысьмятов – гитара, Тимур Музавитов – гитара.

XS
SM
MD
LG