Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара


Узган елгы форум.
Узган елгы форум.

Чарада Русия төбәкләре мөфтиятләре вәкилләре катнашачак.

12-14 июньдә Казанда «Милли тормыш һәм дин» VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы үтәчәк. Аның төп оештыручылары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

Һәр елдагыча бу чара Казанга йөзләрчә дин әһелләрен туплый. Конгресс сәхифәсе хәбәр итүенчә, быел да вәкилләр һәм кунаклар саны 950 булырга тиеш. Татар имамнары Русиянең бөтен төбәкләреннән диярлек киләчәкләр.

Беренче көнне 12 июньдә җомга намазыннан соң килеп теркәлгән дин әһелләре дүрт секциядә эшләячәк:

— «Ислам һәм татар дөньясы: үсешнең концептуаль нигезләре» концепциясен тормышка ашыру программасы,

— Татарларда дини йолалар һәм бүгенге җәмгыятьтәге торышы,

— Мәктәп һәм дин,

— Татар халкында дин һәм милли үзаң.

Кич Тинчурин театры бинасында Әтнә татар театрының Мирсәй Әмир әсәре буенча куелган «Миңлекамал» спектаклен карау белән тәмамланачак.

13 июньдә — форумның пленар утырышы. Ул «Корстон» үзәгендә үтәчәк.

14 июньдә форум кунаклары Изге Болгар җыенына китәчәк.

XS
SM
MD
LG