Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам финанслары: Русия кануннары үзгәртелерме?


Русия премьер-министры Дмитрий Медведев форумда чыгыш ясый. Петербур, 27 май 2015
Русия премьер-министры Дмитрий Медведев форумда чыгыш ясый. Петербур, 27 май 2015

Петербурда ачылган Халыкара юридик форумда беренче тапкыр Русиядә ислам банкы һәм финанслары мәсьәләсе карала. Линар Якупов соңгы дөньякүләм вазгыятьтә Русиядә ислам финансларына кызыксыну артып китүен яшерми.

26-30 майда Петербурда уза торган Халыкара юридик форум кысаларында “Ислам финанслары – стратегик караш” дигән сессия узачак. Аны Татарстан премьер-министры киңәшчесе, Ислам бизнесы һәм финанслары фонды президенты Линар Якупов алып барачак. Бу хакта аның белән сөйләштек.

– Линар әфәнде, әлеге форумда ислам финансларына караган нинди мәсьәләләр тикшерләчәк?

– Петербурда халыкара юридик форумда быел беренче тапкыр Ислам финанслары һәм юридик мәсьәләләр дигән сессия булдырылды. Бу зур чара. Анда Русия премьер-министры Дмитрий Медведев та катнашты.

Ислам финансларына караган сессиянең модераторы һәм спикеры буларак мин чакырылдым. Бүгенге көндә Русия Дәүләт думасында, Федерация шурасында, төбәк күләмендә, Үзәк банк һәм башка оешмалар тарафыннан илдә ислам банклары һәм финансларын булдыру турында сүз алып барыла.

Әлеге юристлар форумында да Русиядә ислам финанслары оешмалары эшли алсын өчен юстиция министрлыгы һәм башка юридик үзәкләр белән бергәләп киңәшләшеп нинди адымнар белән канунга кертерелергә тиешле үзгәрешләр турында сөйләшәчәкбез. Бу безнең өчен бик мөһим, чөнки бүгенге көндә ислам банклары эшләсен өчен кануннарга үзгәрешләр кертелү турында сүз бара.

– Русия җитәкчелеге тарафыннан ислам банкы һәм финансларына игътибар арту нәрсәгә бәйле дип саныйсыз, чөнки бу ислам банкын булдыру турында сүз күптән барса да ул гамәлгә кереп китә алмый һәм күпләр аның булачагына шикләнеп карый.

Линар Якупов
Линар Якупов

– Ул бер көндә генә гамәлгә кереп китә алмый. Без 2010 елда KazanSummitта бит әйттек. Безнең ислам банкы һәм финансларын үстерүгә ике төрле юл бар иде. Беренчесе, Казакъстандагы шикелле федераль хөкүмәттән кануннарны үзгәртүне сорарга һәм алар үзгәргәч кенә эшли башларга, икенче юл - без хәзер булган кануннар нигезендә ислам банк һәм финанс продукцияләрен эшләтеп карыйбыз. Булганы була. Әгәр инде кайсысынадыр кануннар туры килеп бетми икән, инде бу хакта сүзне күтәрәбез дигән аңлашу бар иде.

Бернинди нәтиҗә юк дигән сүз белән килешмим, чөнки бүгенге көндә бик күп адымнар ясалды. Федераль хакимият тә нечкәлекләрен белеп, гарәп, мөселман илләре белән эшләгәндә яңа мөмкинчелекләр, юллар ачар дигән өмет белән эшлибез. Аннары Русиядә мөселманнар саны бик күп. Алар дингә якынлашкан саен ислам финанслары юнәлешләре белән күбрәк кызыксына. Шуңа барысы да үз вакыты белән бара, Аллага шөкер.

Шушы канунга үзгәрешләр дә быел яки киләсе елга төбәк хакимиятенең федераль хакимият белән бергәләп, экспертлар җәмгыяте, юристлар һәм аны тормышка ашыручы оешмалар белән сөйләшеп кертелер дип уйлыйм. Хәзер инде ислам банклары нәрсәгә кирәк дигән сораудан узып, ничек аны тормышка ашыру дигән мәсьәлә күз алдында тотыла. Шуңа без дөрс юнәлештә атлыйбыз дип саныйм.

– Димәк, сез Русиядә кайчан да булса ислам банкы эшләп китәр дип ышанасыз?

– Әлбәттә. Ышанмау ул ахыргы эш. Әлбәттә Русиядә торган мөселманнар ислам банкы һәм финансларын кызыклы дип таба. Христианнар арасында да аны уңайлы дип тапканнар күп. Шуңа өмет бар һәм барысы да бездән генә тора.

– Көнбатыш белән аралар суыну сәбәпле генә Русиянең ислам банкы һәм финансларына кызыксынуы артты һәм Мәскәү кыйбласын үзгәртте дип санамыйсызмы? Вазгыять үзгәрә калса, Русия ислам финансларын булдыруга кул селтәмәсме?

– Кул селтәр дип санамыйм. Без Русиягә карата чикләүләр кертелүгә кадәр инде бу өлкәдә күп чаралар уздырдык. Шул ук КazanSummit инде 2009 елдан бирле үткәрәбез. Ул инде халыкара чара. 2009 елда бит әле бернинди чикләүләр юк иде. Ислам үсеш банкы һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән дә эш алып барыла. Шуңа күрә монда базар конъюктурасы үзгәргәнгә генә моңа кызыксыну барлыкка килде дип әйтеп булмый. Әлбәттә кызыксыну артыбрак китте.

– Шул ук вакытта ислам алга киткән Төркиядә дә әле бу тулы күләмдә гамәлгә кереп китә алмый, анда да мөселманнар ул банктан файда юк, чөнки ниндидер акчалар алсаң шактый кире кайтарырга кирәк дип зарлана.

– Ислам банкы бит ул хәйрия оешмасы түгел. Ул икътисади субъект. Беренче чиратта ул акча эшләргә тиеш, әмма ул акчаны ислам канунына таянып эшләргә тиеш. Аны бутамагыз. Я сез инде ислам кануннарына туры килгән банкка барасыз ( аның кайтарасы акча күләме зурмы, кечкенәме аермасы мөһим булмаска тиеш), яисә инде исламга туры килмгән банкка барасыз. Монда бит сүз акча күләмендә тормый. Ислам банклары үсешенең беренче проблемасы булып кешенең белемсезлек мәсьәләсе. Шуңа аның турында барыбызга да өйрәнергә кирәк.

Күп кенә кеше ислам банкы хөкүмәт рөхсәт итмәгән өчен үсә алмый, ди, иң башта мөселманнар аны үзләре нәрсә икәнне аңларга тиеш. Белем - ул ислам финанслары үсешенең беренче адымы. Бу авыр процесс һәм аны бер көндә генә булдыру мөмкин түгел.

Рибаны хәрам икәнне аңлаучы мөселманнар арта, әмма мөмкинлек булмагач алар икътисади яктан үз проектларын үстерә алмыйлар. Русиядә мөселманнар өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Нәрсә телисең шул бар. Ислам банклары да булыр дигән өмет белән яшибез.

XS
SM
MD
LG